Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәрбиясез балалар – тәрбиясез ата-ана җимеше

Авыры шактый күренеп торган кыз кибеттән сыра сатып ала. Урам буйлап арбада яшь бала тартып, алпан-тилпән исерек әти кеше атлый. Бу гамәлләре белән алар әти-әни исеменә тап төшерәләр. Балаларына нинди тәрбия бирүләре, авырлыклар салулары турында уйлап та карамыйлар. Мондый әти-әниләрнең үзләре белән сөйләшеп аңлашасым килсә дә, ничектер яннарына барырга җөръәт...

Авыры шактый күренеп торган кыз кибеттән сыра сатып ала. Урам буйлап арбада яшь бала тартып, алпан-тилпән исерек әти кеше атлый. Бу гамәлләре белән алар әти-әни исеменә тап төшерәләр. Балаларына нинди тәрбия бирүләре, авырлыклар салулары турында уйлап та карамыйлар. Мондый әти-әниләрнең үзләре белән сөйләшеп аңлашасым килсә дә, ничектер яннарына барырга җөръәт итмәдем. Үземне борчыган мәсьәлә хакында балалар бакчалары хезмәткәрләре (исемнәр үзгәртелде) фикере белән кызыксындым.
Гөлнара, бакча мөдире:
- Балалар бакчасында ике дистә елдан артык эшлим. Кызганычка каршы, кайбер ата-аналарның ваемсызлыгы белән очрашырга туры килә. Ташланган балаларның күңелләре боек була. Аларның әти-әни турында хыяллануларын, өметләре өзелүләрен күреп, йөрәк әрни. Араларында: «Мин үскәч андый булмыйм!» - дигән көчле рухлылары да бар. Алар тәртипле булып үсәләр дә. Гаиләдә татулык булмаганда да бала үз эченә бикләнә яки агрессия күрсәтә. Мәсәлән, бездә шундый гадәти булмаган бер малай тәрбияләнде: балаларны кыерсыта, хәтта тәрбиячеләр дә көенә китерә алмый интектеләр. Әтисе әнисен кыйный торган булып чыкты. Бала бар ачуын педагогларга, яшьтәшләренә чыгарган.
Зилә, педагог:
- Безнең бакчага бер чакны бик актив, тиктормас малай килде. Әти-әнисе СПИД белән авырый дигән мәгълүмат та иреште. Җитмәсә, әтисе төрмәдә утырган, әнисе - сәрхүш тә икән. Без барыбыз да өнсез калдык, малайны кабул итәсе килмәде. Әмма аның өс-башы һәрчак чиста булды. Бакчага әбисе йөртте. Әти-әнисе артык дозадан үлеп киткәч, социаль челтәрдә малай аларны бик юксынулары хакында язган. Моңсу рәсем белән җыр да куйган. Нинди генә булсалар да, балалар әти-әниләрен яраталар. Ул малай инде мәктәптә укый, анда да лидер. Бик иртә зурайган көчле рухлы бу малайны һич оныта алмыйм.
Светлана, педагог:
Төркемдәге 4-5 яшьлек 25 баланың бишесе имин булмаган гаиләдән. Бу аларның киеменнән дә, үз-үзләрен тотышыннан да күренә. Алар аралашучан түгел, фикерләү сәләтләре буенча башкалардан калышалар. Аннан бер гиперактив бала бар. Әле күптән түгел өстәлне әйләндереп ташлады да: «Аңгыра бакча», - дип кычкырды. Ул тулай торакта яши, әтиләре ташлап киткән. Өйгә кайткач, аңа телевизор кабызып куялар да, вәссәлам икән. Балаларның яртысын диярлек бакчага әбиләре йөртә, әти-әниләрнең вакыты юк. Хәзерге әти-әниләр үзләре дә бала тәрбияләүгә артык игътибар бирмиләр, тәрбиячеләрнең сүзләренә дә колак салмыйлар. 35 еллык эш стажымнан чыгып әйтәм: элекке әти-әниләр андый түгелләр иде.
Сораштырды: Зөлфия Хәмитова,
Азнакай 2 нче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы
Сүз уңаеннан
Районда имин булмаган 59 гаилә исәптә тора, аларда 118 бала тәрбияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тәрбиясез балалар – тәрбиясез атаана җимеше