25 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Ветеран спортчылар сынатмый
Районыбыз спортчылары әледән-әле төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында ирешкән уңышлары белән барыбызны да сөендереп тора. Узган атнада Чиләбе шәһәрендә 35 яшьтән өлкәнрәкләр арасында җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты үтте. Әлеге спорт ярышында илнең 37 төбәгеннән 430 кеше катнашты. Азнакай данын яклап чыгыш ясаган Илдар Харисов 800 метрга йөгерүдә узышып, бронза медальгә...
-
Тикшерүчегә соравың бармы?
ТР буенча Тикшерү идарәсенең Азнакай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы Азат Сәеткулов һәр пәнҗешәмбе 14.00-18.00 сәгатьләрдә Азнакай шәһәре, Ленин ур., 30 адресы буенча халыкны шәхси кабул итү үткәрә. Алдан язылу һәм тулырак мәгълүмат өчен тел.7-32-09, 7-32-05.
-
Тәрбиясез балалар – тәрбиясез ата-ана җимеше
Авыры шактый күренеп торган кыз кибеттән сыра сатып ала. Урам буйлап арбада яшь бала тартып, алпан-тилпән исерек әти кеше атлый. Бу гамәлләре белән алар әти-әни исеменә тап төшерәләр. Балаларына нинди тәрбия бирүләре, авырлыклар салулары турында уйлап та карамыйлар. Мондый әти-әниләрнең үзләре белән сөйләшеп аңлашасым килсә дә, ничектер яннарына барырга җөръәт...
-
Исәннәрнең-кадерен, үлгәннәрнең каберен белик
Вакыт дигәнең бик тиз ага шул... Шушы көздә Дамир абый Асыловның фани дөньяны калдырып китүенә дә өч ел тула инде. Үткен каләме очыннан чыккан ялкынлы язмалары белән дан-шөһрәт казанган иде ул. Көн кадагына суга торган мәкаләләре бүгенге катлаулы чорда бик кирәк тә бит, әмма... Укучы алдында абруе зур булды Дамир...
-
Азнакайлыларга – бушлай юридик ярдәм
25 сентябрьдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Әлеге чара кысаларында бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны 9.00-11.00 сәгатьләрдә - ТРның Азнакай нотариаль округы нотариусы; 12.00-14.00 сәгатьләрдә - ТР адвокатлар коллегиясенең район филиалы адвокаты; 14.00-16.00 сәгатьләрдә - прокуратура вәкилләре кабул итү...