Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әткәйне гомер буе көттек

Сугыш безне әтисез калдырды, гомерлеккә ятим итте, балачагыбызны урлады, ачка интектерде. 4 сыйныфтан да ары укып булмады, нужа арбасына җигелдек. Яшисең килсә, эшлисең инде. Бер инәкәй тапканны гына көтеп ятып булмый. Әниебез Бибинәҗибәгә болай да авыр. Дүрт кечкенә баланы туңудан, ачлыктан саклап калырга кирәк. Интегеп тә яшәдек инде. Көнгә бер...

Сугыш безне әтисез калдырды, гомерлеккә ятим итте, балачагыбызны урлады, ачка интектерде. 4 сыйныфтан да ары укып булмады, нужа арбасына җигелдек. Яшисең килсә, эшлисең инде. Бер инәкәй тапканны гына көтеп ятып булмый. Әниебез Бибинәҗибәгә болай да авыр. Дүрт кечкенә баланы туңудан, ачлыктан саклап калырга кирәк. Интегеп тә яшәдек инде. Көнгә бер тапкыр да авызга ризык капмаган чаклар булды. Иген арасындагы чүпне утаганда ашарга яраклы чүпне ашый идек. Көнгә 100 грамм он бирәләр. Шуны үлән белән кушып шулпа итеп пешерәбез. Аны пешерергә утыны да юк бит әле аның Кипкән сыер тизәге яга идек. Балачагыбыз: "Кайчан бетәр икән бу сугыш?" дип көне-төне елап үтте. 1942 елның июль аенда әткәй Сәетмөхәммәтнең һәлак булуы турындагы хәбәрне алсак та, ышанмадык, көтүдән туктамадык. Әмма өметләр акланмады. Өч кышны каравыл өендә тордык, ягарга утын булмагач, атлар белән бергә яшәдек. Балачактан ук авыр эш эшләп аяк-куллар сызлый, йөрәк сыкрый, күңелләр өзгәләнә. Я, Аллам, моннан соң да андый мәхшәрне күрергә язмасын! Дөньялар тыныч булып, иминлектә яшәргә язсын!
Хәкимә Абдуллина (Лотфуллина). Уразай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әткәйне гомер буе көттек