Әткәйне гомер буе көттек
Сугыш безне әтисез калдырды, гомерлеккә ятим итте, балачагыбызны урлады, ачка интектерде. 4 сыйныфтан да ары укып булмады, нужа арбасына җигелдек. Яшисең килсә, эшлисең инде. Бер инәкәй тапканны гына көтеп ятып булмый. Әниебез Бибинәҗибәгә болай да авыр. Дүрт кечкенә баланы туңудан, ачлыктан саклап калырга кирәк. Интегеп тә яшәдек инде. Көнгә бер...