Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Терлек азыгы әзерләү, Азнакайда – төп мәсьәлә

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында кызу чор: барлык көч чәчүгә, үсемлекләрне тукландыруга юнәлдерелгән. Шул ук вакытта терлек азыгы әзерләр вакыт та килеп җитте. Әлеге мәсьәлә агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсендә дә күтәрелми калмады. -Кышкы чорда мул продукция алуның нигезе - ныклы азык базасы булуда. Шуны истә тотып, шушы көннәрдә терлек азыгы хәзерләүгә...

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында кызу чор: барлык көч чәчүгә, үсемлекләрне тукландыруга юнәлдерелгән. Шул ук вакытта терлек азыгы әзерләр вакыт та килеп җитте. Әлеге мәсьәлә агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсендә дә күтәрелми калмады.

-Кышкы чорда мул продукция алуның нигезе - ныклы азык базасы булуда. Шуны истә тотып, шушы көннәрдә терлек азыгы хәзерләүгә керешергә кирәк, сыйфатлы азык әзерләргә мөмкинлек биргән вакытны кулдан ычкындырырга ярамый, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллинавыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. Ул җәйге азык муллыгыннан файдаланмау - табигать тарафыннан бирелгән мөм­кинлекне югалту дип бәяләде.

Киңәшмәне дәвам итеп, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров оператив хәл белән таныштырды. Ул районда урлашу очракларының күбәюен әйтеп, күп очракта каракларның гражданнарның саксызлыгынан файдалануларын ассызыклады.

"Восход" торак-милекчелек ширкәте эшчәнлеге белән җитәчесе Илдус Сафиуллин таныштырды. Бүген әлеге ТСЖ карамагына 33 йорт керә. Иң кискен сорауларның берсе - халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен булган бурычы. Бүген аның күләме 11 миллион сумнан артып киткән.

- Әлеге ТСЖга караган йортларда яшәүчеләрдән җитәкчелек исеменә бик күп дәгъва керә. Алга таба эш юнәлешен үзгәртеп, халыкка ал белән борылырга, аларның гозерләрен тыңларга өйрәнергә кирәк, - диде район башлыгы җитәкчегә мөрәҗәгать итеп.

Алда - җәй айлары. Бу вакытта җәмәгать урыннарында тәртип саклау мәсьәләсенә аерым аеруча игътибар бирелә. Ләкин полиция вәкилләре ярдәме белән генә әлеге эшне башкарып булмаячак. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов бу юнәлештә уртак эш алып барырга кирәклеген билгеләп, ирекле халык дружинасы вәкилләрен атнага ким дигәндә өч тапкыр рейдка чыгарга чакырды. Әлеге эштән читтә калучы предприятие җитәкчеләре район башлыгы тарафыннан каты тәнкыйть утында тотылды.

Район башлыгы шулай ук балаларның җәйге ялын имин һәм файдалы итеп оештыру мәсьәләсенә дә тукталды.

- Иң мөһиме, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә исәптә торучы балаларны игътибардан читтә калдырмаска, аларны хезмәткә җәлеп итәргә кирәк, - диде Марсель Шәйдуллин җаваплы җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Киңәшмәдә шәһәрдә төзекләндерү эшләре, юллар ремонты, чишмәләрне, юл кырларын, урман полосаларын карап, чистартып тоту кебек мәсьәләләр дә күтәрелде һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Терлек азыгы әзерләү, Азнакайда – төп мәсьәлә