Терлек азыгы әзерләү, Азнакайда – төп мәсьәлә
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында кызу чор: барлык көч чәчүгә, үсемлекләрне тукландыруга юнәлдерелгән. Шул ук вакытта терлек азыгы әзерләр вакыт та килеп җитте. Әлеге мәсьәлә агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсендә дә күтәрелми калмады.
-Кышкы чорда мул продукция алуның нигезе - ныклы азык базасы булуда. Шуны истә тотып, шушы көннәрдә терлек азыгы хәзерләүгә...