Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов Азнакай район матбугатының 85 еллыгы белән тәбрик итте

Хөрмәтле коллегалар! Сезне чын йөрәктән истәлекле көнегез - Азнакай район матбугатының 85 еллыгы белән тәбрик итәм. Саргайган архив һәм өлкән буын гаиләләрендә саклана торган газета битләреннән бүген биредәге бай тарихны: авыл хуҗалыгы, нефть һәм башка тармакларның елъязмасын торгызырга мөмкин. Иң авыр, катлаулы елларда Азнакай матбугатчылары үз һөнәрләренә һәм гражданлык бурычларына...

Хөрмәтле коллегалар!
Сезне чын йөрәктән истәлекле көнегез - Азнакай район матбугатының 85 еллыгы белән тәбрик итәм.
Саргайган архив һәм өлкән буын гаиләләрендә саклана торган газета битләреннән бүген биредәге бай тарихны: авыл хуҗалыгы, нефть һәм башка тармакларның елъязмасын торгызырга мөмкин.
Иң авыр, катлаулы елларда Азнакай матбугатчылары үз һөнәрләренә һәм гражданлык бурычларына тугры калганнар - районда һәм республикада барган вакыйгаларны дөрес, объектив һәм оператив яктыртканнар, газета укучыларга борчыган мәсьәләләрен чишәргә ярдәм иткәннәр, кешеләрне берләштергәннәр, яңалыкны алга сөреп, якты киләчәккә өмет уятканнар.
85 ел буена салынган күркәм традицияләр алга таба да дәвам итәр һәм баеганнан баер, ә сезнең журналистлык осталыгыгыз торган саен күбрәк укучыларны җәлеп итәр дип ышанам.
Бүген, демократик үзгәрешләр, икътисади реформалар чорында, сез фактларга җентекле анализ бирергә омтыласыз, җәмгыять тормышының көнүзәк проблемаларын ачасыз.
Соңгы еллардагы язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча "Маяк" газетасы тиражны арттыру буенча лидерларның берсенә әверелде һәм бүген иң күп укучысы булган басмалар сафында. Бу исә аның шәһәр һәм авыл халкы арасындагы абруен раслый. Ә 2014 ел нәтиҗәләре буенча газета "Ел лидеры - 2014" дипломы белән бүләкләнде.
Район газетасына кагылышы булган һәм турыдан-туры аның белән бәйләнгән һәрбарчагызны: журналистлар, нәшриятчылар, полиграфчылар, почта хезмәткәрләре, штаттан тыш авторлар һәм укучыларны юбилей белән тәбрик итәм. Хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм, хөрмәтле коллегалар! Сезгә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм гаилә иминлеге телим.
Фәрит Шаһиәхмәтов,
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов Азнакай район матбугатының 85 е...