“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов Азнакай район матбугатының 85 еллыгы белән тәбрик итте
Хөрмәтле коллегалар!
Сезне чын йөрәктән истәлекле көнегез - Азнакай район матбугатының 85 еллыгы белән тәбрик итәм.
Саргайган архив һәм өлкән буын гаиләләрендә саклана торган газета битләреннән бүген биредәге бай тарихны: авыл хуҗалыгы, нефть һәм башка тармакларның елъязмасын торгызырга мөмкин.
Иң авыр, катлаулы елларда Азнакай матбугатчылары үз һөнәрләренә һәм гражданлык бурычларына...