Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстандагы 5 экопочмак

Чит илләр, дибез, диңгез турында хыялланабыз… Бактың исә, республикабызда да матурлыгы, үзенчәлеге белән шаккатырырдай урыннар бихисап икән!

Идел-Кама тыюлыгы

Бу - халыкара әhәмияткә ия булган тыюлык. Яшел Yзән hам Лаеш районнарында урнашкан. Мәйданы – 11 гектар. Тыюлыкта Табигать музее, дендрарий һәм визит-узэк бар. Биредә Көнчыгыш Европадагы кеше кулы кагылмаган иң карт урманнарнын берсе урнашкан. Дендрарийда 500 төрдән артык агач һәм куакны курергә була.

Зәңгәр күлләр

Искиткеч матур урын! Янәшә урнашкан өч күлдән тора. Күлләрнең төбендәге зәңгәрсу ләм дәвалау үзлегенә ия. Суы бик салкын. Аның температурасы ел әйләнәсендә 3-7 °С тан югары күтәрелми. Шуңа да монда балыклар юк диярлек. Дайверлар биредә су асты үсемлекләрен күзәтергә ярата.

 «Түбән Кама» милли паркы

Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре янында урнашкан милли паркның мәйданы 26 гектар-дан артык. Биредә бик күп табигый һәм тарихи һәйкәлләр бар. Милли паркта үсемлекләрнең 500 дән артык төрен очратырга була. Шуларның 60 тан артыгы - югала баручы үсемлекләр рәтендә. Җәнлек һәм кошларның меңнән артык төре бар.

Чатыр-тау

Бу – Татарстанның иң биек ноктасы. Байбаклар күпләп яши торган җир. Биредә алар 7 меңнән артык, диләр. Тау битендә Кызыл китапка кертелгән үләннәр үсә. Бу урынны парапланнарда очарга яратучылар үз итә.

 Юрьев мәгарәсе

Татарстандагы иң зур табигый мәгарә бу. Безнең республикада бары тик шушы мәгарәнең генә эченә кереп була. Әлеге җир куышында ел әйләнәсе +7°C тирәсе. Монда юеш тә әле. Диварлар акбур белән капланган. Шуңа да мәгарәгә су үткәрми торган иске кием киеп бару зарури.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев