Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда  Яңа елга иң яхшы бизәлгән шәһәр яки авылга 11 миллион сум акча бирелә

Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнәчәк һәм приз фондын үзара бүлешәчәк.

25 гыйнварга кадәр Татарстанда  Яңа ел бәйрәменә иң яхшы бизәлеш буенча бәйге уза. Әлеге бәйгедә муниципаль берәмлекләр алты номинациядә ярыша. Җиңүчеләр 11 млн сумнан артык күләмдә приз фондын үзара бүлешәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин сөйләде.

«Мондый бәйге беренче тапкыр җиде ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган иде. Шуннан бирле аның дәрәҗәсе киңәя бара. Бүген ул үз эченә төрле кызыклы һәм стандарт булмаган тәкъдимнәрне, креатив карарларны ала бара», — диде рәис. – ТР Мәдәният министрлыгы, муниципаль берәмлекләр вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләреннән торган  11 эшче төркем Яңа ел чорында 43 муниципаль район һәм ике шәһәр округында булды. Алар шулай ук үз тәкъдимнәрен һәм беркетмәләр төзеде. Эшләр 16 гыйнварга кадәр кабул ителәчәк», — диде Анатолий Фомин.

Фото: архив/Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев