Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады

Мөхтәрәм Минтимер Шәрипович!

Сезнең олы казанышларга бай, гамьле тормышыгыз – фидакарьлек һәм Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге.

Авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә туып-үсеп, тырышлык, оештыру сәләте кебек асыл сыйфатларыгыз нәтиҗәсендә инженердан Россиянең иң эре төбәкләреннән берсе булган республика җитәкчесе вазифасына кадәр барлык үсеш баскычларын уздыгыз.

Сез җәмгыятебездә социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр барган чакта Татарстан Республикасы җитәкчесе вазифасына керештегез. Уйланылган сәясәтегез, зирәклегегез шул катлаулы чорда бик күп мәсьәләләрне хәл итеп, кыенлыкларны җиңүгә китерде. Республикабызның ил күләмендә алдынгы һәм алгарышлы төбәк буларак беренчеләр сафына чыгуын тәэмин иткән социаль-икътисади программалар дә Сезнең җитәкчелектә гамәлгә ашырылды.

Хезмәт дәверегездә Сез яңа Россия дәүләтчелеген төзүгә, аның федерализмы һәм демократиясе нигезләрен ныгытуга гаять зур өлеш керттегез.

Уңышларыгызның нигезен сәясәтче буларак көчле ихтыярыгыз, җитәкчелек сәләтегез, фикердәшләрегезне оешкан командага туплый белүегез тәшкил итә. Дипломатлык, аралашу осталыгы һәм кешелеклелек кебек асыл сыйфатларыгыз халыкара эшчәнлекнең нәтиҗәле булуына, Татарстанның дөньяда танылуына ярдәм итте.

Сез шулай ук милләтләрнең дус-тату яшәвенә, диннәргә тигез караш булдыруга ирештегез, бу исә республикабызга конкурентлык өстенлеге бирде, бик күпләрнең аның белән хезмәттәшлек итәргә теләк һәм кызыксыну белдерүенә этәргеч булды.

Сез Россиянең һәм республиканың ЮНЕСКО белән тыгыз хезмәттәшлеге нигезен кордыгыз. Сезнең булышлык белән ЮНЕСКОның

Бөтендөнья мирасы исемлегенә Казан Кремле, Болгар тарих-архитектура һәм археология комплекслары, Свияжск утрау-шәһәренең православиедә изге дип танылган корылмалары кертелде.

Сезнең башлангычта һәм илебез Президенты Владимир Владимирович Путин ярдәме белән Болгар ислам академиясен ачу һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу буенча зур проектлар гамәлгә ашырылды.

«Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» күптелле белем бирү комплексын булдыру юнәлешендә Сез башкарган игелекле эш зур әһәмияткә ия. Монда туган халкыбызның мәдәниятенә һәм теленә ата-ана тәрбиясе белән сеңдерелгән сакчыл карашыгыз, шулай ук башка халыклар мәдәниятләренә олы хөрмәтегез ачык чагыла.

Турыдан-туры тавыш бирү барышында республика Президенты вазифасына өч тапкыр сайлануыгыз, «Россия Федерациясе Хезмәт Герое» дигән мәртәбәле исемгә, «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орденының барлык дәрәҗәләренә һәм башка олы бүләкләргә лаек булуыгыз – болар барысы да Сез алып барган күпкырлы эшчәнлекнең гаять югары бәяләнүенә дәлил.

Шунысы сөенечле, Сез бүген дә республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында бәрәкәтле хезмәтегезне дәвам иттерәсез.

Мөхтәрәм Минтимер Шәрипович, сезне ихлас йөрәктән юбилеегыз белән котлыйм һәм нык сәламәтлек, озын гомер, уңышлар телим!

Рөстәм Миңнеханов,

Татарстан Республикасы Президенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев