Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган чараның онлайн трансляциясе башланды
(Казан, "Татар-информ"). 6 ноябрь көнне Казан Кирмәне яр буенда 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган акция башланды. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы бәйрәмнән онлайн трансляция алып бара. Акция-концертны Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырды. Онлайн-трансляцияне карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/124/ - 25 ел элек, 1992 елның 6 ноябрь көнендә, Татарстан Конституциясе кабул...
(Казан, "Татар-информ"). 6 ноябрь көнне Казан Кирмәне яр буенда 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган акция башланды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы бәйрәмнән онлайн трансляция алып бара. Акция-концертны Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырды.
Онлайн-трансляцияне карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/124/
- 25 ел элек, 1992 елның 6 ноябрь көнендә, Татарстан Конституциясе кабул ителде. Гасыр чиреге ул - үзе бер дәвер. Шул вакыт аралыгында татарстанлыларның яңа буыны барлыкка килде. Бүген Татарстан Конституциясе - республика дәүләтчелегенең мөһим өлеше, аның иминлегенең, халыкара ризалыгының һәм тотрыклылык нигезе. Вакыт күрсәткәнчә, Татарстан моделе Россиядә иң уңышлысы булды. Бу - Татарстанның күпмилләтле халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешкән казаныш, - ди оештыручылар.
Акция-концерт программасында татар эстрадасы йолдызлары һәм яшь бәйсез башкаручыларының чыгышлары каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев