6 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Азнакай укучылары республика бәйгесе кысаларында сәяхәт кылды. ФОТОРЕПОРТАЖ
Азнакай укучылары Азнакай-Чистай-Биләр-Алексеевское-Лаеш-Казан маршруты буенча сәяхәт кылды. Әлеге сәяхәт ,,Экскурсион маршрутлар боҗрасы" - Татарстан муенсасы-2017" төбәкне өйрәнүчеләр арасында республика бәйгесе кысаларында узды, дип хәбәр итә район башкарма комитетының мәгариф идарәсе.
-
Азнакай командасы JuniorSkills стандартларына нигезләнгән сайлап алу ярышларында җиңде. ФОТОРЕПОРТАЖ
4 ноябрьдә Азнакай шәһәренең 4 нче Лицеенда прототипирование буенча JuniorSkills стандартларына нигезләнгән сайлап алу ярышлары узды. Азнакай командасы I нче урынга лаек булды. Икенчелекне Яр Чаллы шәһәре укучылары яулады. III урынга Бөгелмә командасы чыкты, дип хәбәр итә район башкарма комитетының мәгариф идарәсе. Аннан алдагы көнне, 3 ноябрьдә, Түбән Кама шәһәрендә...
-
Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган чараның онлайн трансляциясе башланды
(Казан, "Татар-информ"). 6 ноябрь көнне Казан Кирмәне яр буенда 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган акция башланды. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы бәйрәмнән онлайн трансляция алып бара. Акция-концертны Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырды. Онлайн-трансляцияне карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/124/ - 25 ел элек, 1992 елның 6 ноябрь көнендә, Татарстан Конституциясе кабул...
-
Азнакай укучыларын "Бизнес нигезләре" программасында катнашу өчен алдан сайладылар
Азнакай шәһәренең 4,5,7,8 нче гомумбелем бирү мәктәләрендә югары сыйныф укучылары "ТИСБИ" идарә университеты вәкилләре белән очрашты. Профессиональ хәзерлек нигезләрен үз эченә алган "Һәнәргә кереш" комплекслы хезмәтен күрсәтү кысаларында ТИСБИ укытучылары профессиональ ориентация буенча тест уздырды. Шулай ук "Бизнес нигезләре" программасында катнашу өчен алдан ук укучылар сайлап куйды, дип хәбәр итә...
-
Урта яшьтәге Азнакай халкы физик хәзерлек дәрәҗәсен ГТО билгеләре белән раслады
Урта яшьтәгеләр арасында ГТО нормативларын тапшыруда районыбызның 31 предприятие һәм оешмасыннан 203 кеше катнашты. Чираттагы сынаулар шәһәребезнең "Юбилейный" стадионында һәм "Чатыр-тау Арена" универсаль спорт залында узды. Азнакайлылар йөгерү, гранат ату, кулларны бөгү, алга иелү, атыш, турникта тартылу, гәүдә күтәрү, йөзү, буйга сикерү буенча нормативлар тапшырды, дип хәбәр итә район башкарма...
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика Конституциясе көне белән котлады
Конституция Татарстанның сәяси системасының хокукый нигезләрен булдырды, диелә котлауда. (Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 25 ел тулу белән котлады. "Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 25 ел тулу көне белән котлыйм! Татарстан Югары...