Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Һадиев: “Азнакайдагы хуҗасыз этләр приюты - цивилизациягә зур адым”

27 октябрьдә Азнакайда яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы предприятие базасында сукбай этләрне вакытлыча тоту урыны ачылган иде.

Бүген әлеге приют белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев танышты.

“2018 елның декабрь аенда федераль закон кабул ителде. Аның нигезендә ике мәсьәлә хәл ителә: кешеләрнең тынычлыгы һәм хуҗасыз этләр, мәчеләргә гуманлы караш булдыру. Азнакайда республикабызда беренчеләрдән булып хуҗасыз этләргә вакытлы яшәү урыны ачканнар. Алга киткән илләрдә бу мәсьәлә күптән хәл ителгән. Әгәр без шундый эшләрне башкармасак, сукбай этләр бертуктаусыз артачак, кешеләргә куркыныч тудырачак, үзләренә дә авырлык тудырачаклар. Приют цивилизациягә зур адым дип әйтер идем. Волонтерлар белән берлектә этләрне карауда ярдәм оештырып, ниндидер бер уртаклык табарга кирәк. Этләр дә исән булсыннар, кешеләрнең дә тынычлыгын тәэмин ителсен”, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев