Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әсәй авылыннан Исхаковлар җиде буын шаҗәрәсен төзегән

“Без тарихта эзлебез” республика бәйгесенең Әлмәттә узган зона турында Әсәй авылыннан Исхаковлар гаиләсе 3 нче урынга лаек булды.

Авыл китапханәчесе Гөлсем һәм социаль хезмәткәр Шамил Исхаковлар 2 бала үстерәләр. Кызлары Римма әнисеһөнәрен сайлаган, уллары Рамил 10 нчы сыйныфта укый. Алар гаиләләре, туганнары ярдәмендә 7 буынны барлаганнар.

 

– Бигрәк тә 86 яшьлек әниебез Илгизә борынгы әби-бабаларыбыз турында күп мәгълүмат бирде, – ди алар.

Конкурсантлар милли аш-су күргәзмәсе, милли костюмнар, визит карточкасы номинацияләрендә көч сынашканнар. Исхаковларга Әсәй авылы мәдәният йортының "Өммегөлсем" халык фольклор коллективы, Азнакай Мәдәният йорты хезмәткәрләре, чыгышлары белән сәхнәне бизәп, җиңү яуларга булышканнар.

Якташларыбызны республика этабында зуррак бәйге көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев