Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Суда рәхәт булса да...

Бүгенге көндә районыбызда рәсми теркәлгән 38 буа бар.

Җәйне барыбыз да түземсезлек белән көтеп алабыз. Эссе көндә дулкыннар кочагында тирбәлә-тирбәлә рәхәтләнеп су коенудан, елга яки күл буенда ял итүдән рәхәтрәк нәрсә бар икән? Әнә шул рәхәтлектән хәвефсезлек турында да онытып җибәрәбез шул. Кыска гына вакыт эчендә республикада 14 кеше су корбаны булган. Ни кызганыч, аның берсе – кемнеңдер газиз баласы.  

87 нче янгын-коткару часте начальнигы, Рөстәм Хәйруллин белдерүенчә, бары тик  Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсендәге ачык бассейннарда гына коенырга ярый. Алар йөзү буенча инспекторлар, коткару чаралары белән тәэмин ителгән. 

–Коенырга барганда аеруча балаларның иминлегенә игътибарлы булып, аларны әзгә генә күдән ычкындырмасак иде, – ди җитәкче. 

Бүгенге көндә районыбызда рәсми теркәлгән 38 буа бар. Аларның берсендә дә коену рөхсәт ителми! Моның өчен административ җаваплылык каралган. Ял көннәрендә елга-буа буйлары чит ил пляжларын хәтерләтә иде. Чирдән дә, суга батудан да куркучы юк...

– Кешеләр иминлеген кайгыртып, буаларда су коену тыелганлыгы хакында аншлаглар куябыз. Аларга беркем дә игътибар да итми булса кирәк, кисәтүле язуларны алып ташлау очраклары да күп. Без күп очракта үзебез белән ниндидер бәла-каза килеп тугач кына бераз булса да уйларга күнеккән шул. Су коеныр өчен бер дигән бассейныбыз бар, анда коткаручылар эшли. Ә буа яки елгада су коенганда ул-бу була калса, ярдәмгә кем килер?  – ди киптерү һәм сугару системаларын эксплуатацияләү идарәсе баш инженеры Мөдәрис Солтанов.

Суга бату очракларыннан саклау максатларында коену сезонында авыл җирлекләре башлыклары, суда коткаручылар җәмгыяте, эчке эшләр бүлеге, МЧС вәкилләре бергәләп рейдлар уздырачаклар. Күпләрне штрафлар куркытмаска да мөмкин, әмма үзебезнең, якыннарыбыз, балаларыбызның иминлеген бернинди кыйммәтләр белән дә үлчәп булмаганлыгын истә тотсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев