Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Социаль ипотека программасында катнашучыларның бу көннәрдә тәмам йокылары качты

Программада тагын үзгәрешләр. Фатирга хокукны раслаучы вакытлыча беркетмә гамәлдән чыгарылачак. Конкурста бер тапкыр катнашып фатир отучылар кабат үз хокукларын расларга тиеш булачак. Ни өчен? Ни кызганыч, халык арасында чыккан имеш-ми­меш­ләр күпчелек очракта дөреслеккә туры килә. Социаль ипотека программасына үзгәрешләр кертелү турындагы яңалык та интернет челтәрендә бик тиз таралды. Моны һәркем...

Программада тагын үзгәрешләр. Фатирга хокукны раслаучы вакытлыча беркетмә гамәлдән чыгарылачак. Конкурста бер тапкыр катнашып фатир отучылар кабат үз хокукларын расларга тиеш булачак.

Ни өчен?

Ни кызганыч, халык арасында чыккан имеш-ми­меш­ләр күпчелек очракта дөреслеккә туры килә. Социаль ипотека программасына үзгәрешләр кертелү турындагы яңалык та интернет челтәрендә бик тиз таралды. Моны һәркем үзен­чә фаразлады. Программада катнашучылар дүрт күз белән рәсми документ көтте. Татарстан Президенты каршындагы дәү­ләт торак фондының рәсми сайтында яңа таләпләр турындагы хәбәр дөнья күр­гәннән соң, күпләр аның нәр­сә аңлатканын чамалый алмый интекте. Ничек инде, фатирлар яңадан уйнатылачакмы?! Программада кат­нашучылар башларына ябышты. Ничә еллар көткән куышларыннан колак кагарга мөмкиннәр икән бит. Ни өчен? Бу сорау бүген күпләргә тынгылык бирми.


Әлеге мәсьәләгә без дә ачыклык кертергә тырыштык. Торак фонды белән элемтәгә кергәч, алар әлеге үзгәрешне ипотека программасына "үтеп" кергән кайбер алдакчыларны фаш итү өчен икәнлеген җиткер­деләр. Бюджет оешмаларында эшләмәүчеләр дә чиратта тора икән. Алар ялган юл белән өстенлекле программа нигезендә торак алырга тели. "Социаль ипотека программасы бюджет һәм фондны финанслаучы оешмаларда эшләүчеләр өчен булса да, төрле юллар белән программада чиратта торучылар бар. Үзгәреш­ләр шундыйларны ачыклау, тәртип урнаштыру өчен эшләнә", - дип аңлатма бирде торак фонды башкарма директоры киңәшчесе Мид­хәт Шәрифуллин.


Тагын бер сәбәп: кайбер гаиләләр фатир алганнан соң фондка акча күчерми башлаган. Алар белән аерым сөйләшүләр алып бармакчылар. "Әгәр дә гаилә җитди сә­бәпләр белән фатирына акча түли алмаган икән, бу очракта фонд ан­дыйларның хәле­нә керә­чәк", - диде фондның башкарма директоры Тәл­гать Абдуллин журналистлар бе­лән очрашу вакытында.

Кабат фатир сайларга

Моңа кадәр социаль ипо­тека программасында чиратта торучыларга төзе­леш эшләре дә башланмаган йортлардан фатир сайларга мөмкинлек бирсәләр, хәзер исә бары тик әзер йортлар гына конкурска куелачак. Һәм иң гаҗәпкә калдырганы - уйнатылган мәй­даннар кабат конкурска чыгарылачак. Ниһаять, үз куышым була дип түземсез­лә­неп көткән фатирыңа баш­каларның да дәгъва кылу куркынычы бар. Бу хәл халыкны бигрәк тә куркыта.


- Моңа кадәр төзелә башлаган йортларны конкурска куя идек, - ди Мид­хәт Газиз улы. - Бу - эш барышында кыенлыклар китереп чыгарды. Кайберлә­рен сафка бастыру берничә елга сузылды. Нәтиҗәдә халыкта ризасызлык туды. Шактый шикаятьләр алдык. Хәзер исә йорт әзер булганнан соң гына конкурска куелачак. Гаиләләр бер ай эчендә фатирларына керә алачак.


Торак фондында аңла­ту­ла­рынча, төзелеп бетмә­гән йортлардан фатир отучыларга бирелгән вакытлыча беркетмәләр кулланылыштан чыгарыла. Ләкин шул ук вакытта фатир отучының хокукы югалмый, бирелгән заявка саклана, баллар саны да киметелми. Әгәр дә кеше әлеге фатирдан баш тартып, башка йорттан алыр­га тели икән, бу очракта гаиләгә конкурста катнашу мөмкинлеге бирелә. "Йорт төзелеп бе­тәр алдыннан бөтен фатирлар да икенче кат конкурска куелачак, - дип аңлатты Мид­хәт Шәрифуллин. - Һәркем үз фатирын кабат сайлый ала­чак, ләкин ул мәйданга баш­калар да дәгъва кыла ала.

Конкурста кемнең баллы зуррак, шул кешегә өс­тенлек биреләчәк. Шуңа күрә дә балларын артты­рыр­га теләүчеләргә без исәп-хисап счетларына ай саен акчаны кертеп барырга киңәш итәбез. Әгәр дә акчаларын салып, балларын күбәйтәләр икән, икенче конкурста үз фатирларын ота алачаклар. Таләпләрне үтәмәүче­лә­р­неке башка гаиләгә би­­ре­­лә­чәк. Оттырган гаилә­ләр башка конкурсларда катнашачак. Ләкин шунысы бар, әгәр дә икенчесендә дә отмаса, бу елда катнашу хокукын югалта, 5.8 катего­риясенә күчерелә. Андыйлар тиз генә фатир ота алмая­чак, бары тик конкурсларда артып калган торакларга гына өмет итә ала­чак".

Аптыраган

- Бу яңалык мине сөен­дерде дә, борчуга да салды, - ди социаль ипотека программасында катнашучы Айгөл. - Берәү дә бу хәлне көтмәде. Без откан фатир төзелеп бетмәгән, кайчан әзер булыр, әлегә билгесез. "Салават күпере" торак комплексындагы тө­зелә тор­ган йортыбыз


турында көн дә интернеттан мәгълү­мат укый-укый арып беткән идем инде. Хәзер менә тагын үзгәреш керт­теләр. Ипо­текага рә­хәт­тән кермә­дек. Торырга урыныбыз юк, кеше фатирын арендалап яшибез. Безгә кайдан да ярый, бары тик яшәргә урын гына бир­сен­нәр. Ай саен булачак фатирыбыз өчен акча тү­ләп торабыз, бө­тен та­ләпләрне үтибез кебек. Бюд­жетта эшлибез. Кеше фатирында яшәп ардык, тизрәк үзе­безнеке ки­рәк. Мин үзем икенчел торакка да риза. Бер айдан бу йортка кү­ченәсез дип фатир бирәләр икән, Казанның кайсы читендә дә яшәргә риза. Иң курыкканым: әле­ге яңалык­тан соң күп итеп акча салучылар булса, өс­тен­лекне шуларга бирер­ләр инде.


Фондта исә гаиләнең ничә ел чиратта торуы, ай саен ничек итеп акча салуы да исәпкә алыначагын әйт­теләр. Чиратка соңрак басучылар акчаларын күбрәк салсалар да, өстенлекне беренче хуҗаларга, аз-азлап акча кертүчеләргә бирмәк­че­ләр икән.


Сүз дә юк. Социаль ипотека программасы аз керемле гаиләләр өчен. Бү­ген бюджетта эшләп, исәп-хи­сап счетына миллионнар сала алмыйсың. Һәр­кем фатир алу өчен соңгы тиен­нәрен кертә. Чиратта тору­чыларның фикере әнә шундый.


- Без РКБ яныннан фа­тир откан идек, - ди Фәнзилә. - 2010 елда документлар тапшырдык. Башта гому­ми чиратны көтеп елдан артык вакыт узды. Хә­зер менә фатир оттык дигән­дә, бу яңалык килеп чык­ты. Белмим инде, нәрсә дияр­гә дә аптыраган. Ай саен 5-10 мең сум акча кертеп барырга тырышабыз.
Фа­тирлы булыр өчен эш­не дә алмаштырырга кур­кып ятабыз бит. Кергән һәр
тиенебезне счетыбызга салабыз. Гаиләбез белән тулай торакта яшибез. Карап торган, өмет иткән бер­дәнбер фатирыбыз иде, аны бер­кемгә дә бирәсе килми, гәрчә 13 нче катта булса да. Минемчә, өс­тенлекне бер милке дә булмаган, акчасы күп булмаса да, озак еллар чиратта торган гаиләләргә бирсен­нәр иде. Ник дисә­гез, яше­рен-ба­тырын тү­гел, балалары, оныклары өчен әлеге программадан фатир алучылар бар. Бер генә хыялым: ничек тә сайлаган фатирыбыздан колак какмаска иде.


Бу яңалык бары тик Казан өчен генә кертелгәндер дип уйлый күрмәгез. Әлеге үзгәрешләр бөтен респуб­лика буенча. Социаль ипотека программасында чиратта торучы һәркемгә якын киләчәктә кабат конкурста катнашырга туры киләчәк.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Социаль ипотека программасында катнашучыларның бу көннәрдә тәмам йокылары качты