Социаль ипотека программасында катнашучыларның бу көннәрдә тәмам йокылары качты
Программада тагын үзгәрешләр. Фатирга хокукны раслаучы вакытлыча беркетмә гамәлдән чыгарылачак. Конкурста бер тапкыр катнашып фатир отучылар кабат үз хокукларын расларга тиеш булачак.
Ни өчен?
Ни кызганыч, халык арасында чыккан имеш-мимешләр күпчелек очракта дөреслеккә туры килә. Социаль ипотека программасына үзгәрешләр кертелү турындагы яңалык та интернет челтәрендә бик тиз таралды. Моны һәркем...