Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Соңлап килгән бәхет

"Әтисе исән булып, безнең кызыбыз чит кеше белән яшәргә тиеш түгел", – ди, бәйнә-бәйнә нәрсә булганын сөйләп бирә.

Зәлия бүген бик иртә уянды, әле сәгать тә шалтырамаган иде. Янында тыныч кына йоклап яткан ире Хәлимгә карап алды, анан бәләкәй кызы йоклаган караватка күз салды. Урамда сыер тавышлары ишетелә иде инде. Бу минутта ул үзен шундый бәхетле итеп хис итте – янында яраткан ире, кызы. Ә бит әле күптән түгел генә барысы да башкача иде...

Зәлия шәһәрнеке. Ике кыз үсәләр алар гаиләдә, өйдә һәрвакыт әтиләренең сүзе закон була. Институтта укыганда Рәмзия исемле кыз белән таныша һәм алар бик якын дусларга әвереләләр. Рәмзия авыл кызы, тулай торакта тора, дусты аны гел үзләренә кунакка чакыра. Зәлия дә Рәмзия торган тулай торакка гел кунакка бара. Шулай бервакыт фотолар карап утырганда Зәлиянең күзе Рәмзиянең классы белән төшкән фотосындагы бер егеткә төшә. Ул хәзерге вакытта педагогия институтында укучы Хәлим икән. Шул көннән Зәлиянең тынычлыгы бетә, гел аның турында уйлап йөри, әнә шулай фотосүрәт аша гашыйк булып куя.

Рәмзиянең туган көненә Хәлим зур букет тотып килеп керә. Шунда Рәмзия Зәлияне Хәлим белән таныштыра. Туган көннән соң ул кызны өенә озата бара. Ләкин аларның барып җиткәч куркып, югалып кала. Алар каршында ике катлы йорт, биек тимер коймалар. Ә ул ялгыз әнисе белән яшәүче бер авыл малае. Аның башына башка очрашмаска дигән уй килә. Шулай да мәхәббәт үзенекен итә, яшьләр очрашып торалар. Укып бетергәч, дус кызлар икесе дә шәһәрдә эшкә бер оешмага урнашалар, ә Хәлим үз авылына кайтып китә. Рәмзия авылга ялга кайткач, Хәлимне армиягә аласын ишетеп килә. Икенче атнага Хәлимне армиягә озатырга кайтабыз дип, Зәлияне дә чакыра.

Хәлимнәрнең тыйнак кына өйләрендә яшьләр җыелып, озату кичәсе үткәрәләр. Ә ахырдан әрәмәлеккә төшәләр. Шунда Хәлим белән Зәлия бергә булу турында бер-берсенә вәгъдә бирешәләр.

Хәлимне озатып, ун көнләп вакыт узгач, Зәлиянең әтисе аларга бик кадерле кунаклар килүе турында әйтә. Әтисенең якын танышлары чит илдән туган якларына улларына хатынлыкка тәртипле татар кызы эзләп кайтканнар икән. Зәлия әтисенә яраткан кешесе булуы турында әйтсә дә, әтисе аңа игътибар итми. Бик зурлап туй ясап, яшь парны чит илгә озатып җибәрәләр.

Ике елдан яшьләр кунакка кайта. Дустын сагынып, Рәмзия аларга килә. Зәлия аннан Хәлим турында сораштыра. Рәмзия, Хәлимнең армиядә авариягә эләгеп, бер аяксыз калуы, хәзерге вакытта авылларындагы мәктәптә укытуы турында сөйли. Зәлия икенче көнне иртән торып әйберләрен җыя да, баласын тотып, такси белән Хәлимнәр авылына кайтып китә. Егет Зәлияне күргәч, икенче бүлмәгә кереп, ишеген ябып куя, Зәлиянең чыгып китүен үтенә. Ләкин Зәлия чыгып китәр өчен килми шул монда. Ул икенче бүлмәгә керә дә Хәлимгә баласын сузып: "Әтисе исән булып, безнең кызыбыз чит кеше белән яшәргә тиеш түгел", – ди, бәйнә-бәйнә нәрсә булганын сөйләп бирә.

Зәлия уйларыннан айнып, әкрен генә торып, сыер савырга чыгып китте. Ул кергәндә кайнанасы инде табын хәстәрләп йөри иде, ә Хәлиме киенеп, малларын көтүгә куарга чыгып китте. Аннары алар бергә утырып чәй эчтеләр дә, үзләренең җимешләрен җитәкләп, балалар бакчасына илттеләр. Үзләре мәктәпкә илтә торган сукмактан атладылар. Алар бик бәхетле иде.

Илсөяр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев