Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сайлау көнне Казанда «Мин тавыш бирдем!» билеты белән концерт карап була

13 сентябрдә башкалабызда интерактив программа һәм артистлар катнашында концерт узачак.

11-13 сентябрь көннәрендә сайлауда тавыш бирүчеләр «Ак Барс Арена» стадионы янында якшәмбе көнне интерактив программасын карый алачак. Тавыш бирүдә катнашкан һәр сайлаучыга «Я проголосовал! /Мин тавыш бирдем!» беләзеге рәвешендә билет тапшырыла. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тамаша 13 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә башлана. «Ак Барс Арена» янындагы территориядә экстрим-мәйданчык, кибер-спорт зонасы, өлкән яшьтәгеләр өчен «Тормышны яратучылар» проектының презентациясе, «Әдәби ишегалды» мәйданчыгы, ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыгы, диджитал-зона, арт-инсталляция, музыкаль караоке-бәйге һәм башка зоналар эшләячәк. 

Бәйрәмдә Әнвәр Нургалиев (16.10), Гүзәл Уразова (16.45), DABRO төркеме (18.00), Клава Кока (18.30), Нюша (19.10), Салават Фәтхетдинов (19.50), Валерия (20.00) һәм Хор Турецкого (21.00) чыгыш ясаячак. Бу көнне бәйрәм салюты да булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев