Коронавирус сан алуга да үз йогынтысын ясый.
Электән быелның октябренә планлаштырылган сан алу 2021 елның апреленә күчерелә. Ул 1 апрельдән башланып, 30 ына кадәр дәвам итәчәк. Бу сан алуның үзенчәлекле яклары күп. Шуларның берсе – кешеләр сан алу кәгазен бердәм дәүләт хезмәтләре порталында да тутыра ала. Сан алуда шул рәвешле катнашкан һәркем шәхси санга һәм QR-кодка ия була. Сан алучы өйгә килгәч, аңа шушы кодны күрсәтү дә җитә. Бер үк вакытта стационар участоклар да эшлиячәк.
Нет комментариев