Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сайлауга — бөтен гаилә белән

Илебез өчен гаять мөһим сәяси вакыйга алдында торабыз — 15, 16, 17 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлаячакбыз

2024 ел — Россиядә Гаилә елы буларак, районыбызның үрнәк гаиләләренең уй-фикерләрен уртаклаштык.

— Россия Президентын сайлауларга җитди карарга кирәк. Сүз ил язмышы турында бара. Безне балаларыбызның киләчәге борчый. Балаларыбызның тормыш-яшәеше матур, бәрәкәтле, позитив үзгәрешләргә бай булсын өчен үз тавышыбызны бирәчәкбез, — диләр икесе дә ныклы бер фикердә булып Луиза һәм Илнур Зәйдуллиннар.

Мәнәвездә яшәүче бу парның иң беренче сүз итеп балаларын телгә алулары юкка гына түгел. Искиткеч матур, һәркемгә үрнәк булырлык тырыш гаиләдә биш бала тәрбияләнә. Барысы да әти-әниләре кебек уңганнар, булганнар. Өлкән кызлары — Айлита Санкт-Петербург шәһәрендә «Шәһәр мохите белән идарә итү, шәһәр төзелеше һәм матбугат» академиясе («Академия управления городской средой градостроительства и печати») студенты. Аңа —18 яшь һәм ул быел беренче тапкыр сайлауларга барып, гражданлык бурычын үтәп, тавыш бирәчәк. Әмир, Әминә — мәктәп укучылары, Айлина балалар бакчасында, ә нәни Альмирага әле ике ай да тулмаган. Балалар спортта да, сәнгатьтә дә активлар, бакча, йорт-җир эшләрендә дә әти-әниләренең беренче ярдәмчеләре. Әмир тимераякта яхшы шуа, шорт-трек спорт төре белән шөгыльләнә. Әминә сәнгать мәктәбендә бию серләренә өйрәнә. Хәтта алты яшьлек кечкенә Айлина да тимераякка баскан. Ул фигуралы шуу белән шөгыльләнә. Менә шундый спорт, хезмәт, сәнгать сөюче зур гаилә.

Әниләре — Луиза, әлбәттә, аш-су остасы. Зур гаиләне тәмле-тәмле ризыклар белән сыйларга ярата. Аның кулыннан килмәгән эш юк. Ул оста тегүче, чигәргә ярата. Тагын бер хоббие — ситсы кисәкләреннән җылы одеаллар сыра. Ә гаиләнең дилбегә башы әлбәттә, гаилә башлыгы Илнурда. Күз генә тимәсен, тормыш иптәше Луиза аны мактап туя алмый. Балаларны тәрбияләүдә иң беренче ярдәмчеләр: әби-бабай —
Резеда белән Газинур һәм Рина белән Рәфис. Әнә шулай зур гаилә булып, матур итеп яшиләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев