Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Закуанов истәлегенә стела ачылды

Кичә Үчәлле авылында биредә туып үскән якташыбыз, шагыйрь Рөстәм Газизҗан улы Закуанов истәлегенә стела ачу тантанасы узды.

Чарага район җитәкчелеге, язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрьнең гаиләсе, хезмәттәшләре, дуслары, авыл халкы килгән иде.

Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы һүм мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, күпсанлы популяр җырлар авторы, Һади Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, 2004-2009 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты.

Хезмәт юлын 1980 елда туган авылы Үчәлледә хуҗалык рәисе урынбасары буларак башлап, төрле елларда бик күп урыннарда җитәкче вазыйфасын башкарды.

Авылның мәдәниятен үстерүдә һәм көнкүреш шартларын яхшыртуда зур өлеш керткән шәхес.

Тулырак “Маяк” газетасында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев