Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов еллык Юлламада социаль-икътисади үсешнең төп юнәлешләрен тәкъдим итәчәк

Казанда ТР Дәүләт Советының берьюлы ике утырышы уза.

Парламент утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясаячак.

«14 нче утырышта бердәнбер төп мәсьәлә — Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасы», — дигән иде 16 сентябрьдә узган республика парламенты президиумы утырышында Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

Чара бүген иртәнге 10.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында узачак. Ул шулай ук республика телеканалларында һәм Интернет челтәрендә онлайн күрсәтелә. Трансляциягә сылтама Рәсми Татарстан сайтының баш битендә урнаштырылачак. 

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы утырышы 12.00 сәгатьтә башланачак. Көн тәртибенә 16 мәсьәлә кертелгән. Алар арасында республика закон проектлары да бар.    

«Аларның бер өлеше финанс блогына керә. Шулай ук Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү, 2021 елга хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләү, 2021 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен республикада пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында закон проектлары, киләсе елга мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында ике закон проекты да бар», — диде Маврина.

Көн тәртибенә шулай ук ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил билгеләү, Татарстан Республикасы Конституция суды хөкемдарлары вәкаләтләрен туктату һәм аларны сайлау турындагы мәсьәләләр дә кертелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев