Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәркемнең фикере мөһим (ФОТОРЕПОРТАЖ һәм ВИДЕО)

Ишегалларын төзекләндерү буенча республика проекты районыбызда зур яклау табып, аның буенча халык белән очрашулар үтә, аларда барысының да фикерләре тыңлана һәм туплана. Шушы араларда шәһәрнең яңа микрорайонында, Радужная урамында узган очрашуда да шактый гына эшлекле тәкъдимнәр җиткерелде.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев белән эчкерсез әңгәмә барышында биредә яшәүчеләр үзләренең борчулары, проблемалары белән дә уртаклашты, ишегалдын тагын да матурырак, уңайлырак итүдә фикерләрен дә кыю җиткерделәр. Проект нигезендә төзекләндерү программасына кертелгән 12 ишегалды арасында берсе булган бу ишегалды әле көязлеген, балалар мәйданчыгына кадәр тарихи корылманы хәтерләткән затлылыгын җуймаса да, яңартасы, заманча итәсе урыннар бар. Ишегалды иркен, 2 гектарлап җир били. Анда инде спорт мәйданчыклары калкып килә, 11 миллион сумлык хоккей корты үзе генә ни тора!

Очрашуда кечкенәләр өчен уен мәйданчыклары, тротуарлар, утырып ял итү урыннары кирәклеге турында сүз барды. Аннары, яктырткычлар кую, балалар мәйданчыгын куркынычсыз итү, чүп-чар өчен заманча контейнерлар урнаштыру кирәклеге турында да фикерләр әйтелде.

Очрашуга килгән һәркем үз сүзен җиткерде дисәң дә була. Җитәкчеләр аларның һәммәсе белән ризалашып, тәкъдимнәрнең урынлы, төпле булуын ассызыклады, барысы белән дә килештеләр.

Сүз уңаеннан, 5 ел дәвамында тормышка ашырылачак бу программаның бюджетын республика Дәүләт Советының яңа составы депутатлары раслаячак, ә инде аның үтәлеше, эшләрнең сыйфаты ишегалды йортларында яшәүчеләрнең үзләренең күз уңында, контролендә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев