Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

РФ Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафаровның азнакайлыларга мөрәҗәгате

Хөрмәтле азнакайлылар!

РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда зур активлык күрсәткәнегез һәм минем кандидатураны яклап тавыш биргәнегез өчен барчагызга да ихластан рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Безнең хезмәт сөючән Азнакай халкы алдынгы, гадел карашлы, актив булуы белән аерылып тора. Бу сайлауларда да без шуңа инандык. Якташларымның миңа зур ышаныч күрсәтүе, мине яклап тавыш бирүе күңелдә олы горурлык хисләре һәм барчагызга әйтеп бетергесез рәхмәт тойгылары уятты. Бу сезнең миңа г ына т үгел, ә б өтен н ефтьчеләргә б улган хөрмәт дип кабул итәм. Азнакаебызның көннән-көн үсә, матурая баруы Татарстан Президентының, район башлыгының тоткан максатчан курс нәтиҗәсе ул.

Сез, якташларымның белдергән ышанычы җиңнәрне тагын да ныграк сызганып, нәтиҗәлерәк эшләү теләге уята. Дәүләт Думасына сайланган депутат буларак, Туган республкам Татарстанның иминлегенә, мулллыгына илтә торган закон проектларын әзерләүдә актив катнашырмын, сайлаучыларымның өметен конкрет эшләр белән ныгытырмын. Ил, республика хөкүмәте, “Татнефть” белән берлектә Азнакай муниципаль районының даими икътисади-социаль үсешен алга таба да тәэмин итүдә барлык көчебезне куярбыз.

Кичектергесез, уртак эшләрне гамәлгә ашыруда Азнакай шәһәренең күпмилләтле зур гаиләсенең яхшы, имин тормышын тәэмин итүдә бердәм булыйк!

Һәрбарчагызга сәламәтлек, бәхет, уңышлар, һәрбер йортка иминлек телим!

Хөрмәт белән сезнең депутатыгыз Азат Ягафаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев