Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Резеда ШӘРИПОВАны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Хөрмәтле хезмәттәшебез Резеда Сәрвәровна! Сезне чын күңелдән зур бәйрәмегез - 55 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Бүгенге истәлекле көнгә Сез бай иҗат тормышы белән зур хөрмәт һәм абруй казанып килдегез. Гомерегезне районыбызның "Маяк" газетасына багышлап, үзегезне яхшы белгеч, тырыш, иҗади журналист итеп күрсәттегез. Бай хезмәт тәҗрибәгез Сезгә район халкын борчыган мәсьәләләрне...

Хөрмәтле хезмәттәшебез Резеда Сәрвәровна!

Сезне чын күңелдән зур бәйрәмегез - 55 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!

Бүгенге истәлекле көнгә Сез бай иҗат тормышы белән зур хөрмәт һәм абруй казанып килдегез. Гомерегезне районыбызның "Маяк" газетасына багышлап, үзегезне яхшы белгеч, тырыш, иҗади журналист итеп күрсәттегез. Бай хезмәт тәҗрибәгез Сезгә район халкын борчыган мәсьәләләрне тирәнтен аңлап язарга мөмкинлек бирде.

Сез районыбызның хөрмәтле язучысы да - 6 китап авторы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Районыбызда әдәби эшчәнлекне активлаштыру буенча зур хезмәт куясыз. "Гөлстан" әдәби берләшмәсенең җитәкчесе буларак Сез бүген дә яңа гына каләм тибрәтә башлаган һәм инде үз китаплары тормыш күргән райондашларыбызның остазы булып кала бирәсез.

Сез бүген дә шат күңелле һәм мәңге яшь. Ходай биргән гомернең кадерен һәм тормышның тәмен белеп яшисез. Без Сезнең белән горурланабыз! Максатчан эшегез, тормышыгыз кешеләргә үрнәк булырлык!

Хөрмәтле Резеда Сәрвәровна!

Бүген Сезнең бәйрәм. Сезне юбилеегыз белән котлап бәхет, шатлык, куанычлар, сәламәтлек телибез! Каләмегез беркайчан да тутыкмасын, йөрәгегездә илһам уты сүрелмәсен! Якыннарыгызның, дусларыгызның җылы хисләрен тоеп яшәгез!

Күпме булса җирдә изге теләк -

Без телибез Сезгә барын да!

Ап-ак карлар кебек бәхет яусын

Туган көннең һәрбер таңында!

Йөрәгегезгә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен Сезгә

Сәламәтлек, бары шатлыклар!

Иң изге теләкләр белән: "Маяк" газетасы коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Резеда ШӘРИПОВАны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!