5 декабрь 2017 яңалыклары
-
“Маяк” Азнакай үзәк сырхауханәсе коллективы белән очрашты
Азнакай районында "Маяк" газетасына киләсе елга язылу барган бу көннәрдә редакция хезмәткәрләренең районыбыз оешма-учреждениеләр коллективлары белән очрашулары дәвам итә. Чираттагысы Азнакай үзәк сырхауханәсендә узды.
-
Резеда ШӘРИПОВАны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Хөрмәтле хезмәттәшебез Резеда Сәрвәровна! Сезне чын күңелдән зур бәйрәмегез - 55 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Бүгенге истәлекле көнгә Сез бай иҗат тормышы белән зур хөрмәт һәм абруй казанып килдегез. Гомерегезне районыбызның "Маяк" газетасына багышлап, үзегезне яхшы белгеч, тырыш, иҗади журналист итеп күрсәттегез. Бай хезмәт тәҗрибәгез Сезгә район халкын борчыган мәсьәләләрне...
-
Азнакай районы Әлкәй авылында Мәүлид бәйрәме үтте
(Азнакай, aznakaevo-rt) Әлкәй авылында ислам диненең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Мәүлид кичәсе билгеләп үтелде. Бу көнне имам-хатыйп Радик хәзрәт барча мөселманнарны бәйрәм белән котлап, Мәүлид бәйрәмен үткәрү тарихын сөйләп китте. Бәйрәмдә Коръәннән аять-сүрәләр укылды, Раббыбыз илчесен зурлап бик күп салаватлар әйтелде.
-
Азнакай укучылары финанс нигезләренә төшенәләр
1 декабрьдә мәктәптә Татарстан Республикасы буенча Милли банк эксперты Андрей Крючков Азнакай шәһәренең 8-10 нчы сыйныф укучылары белән очрашты. Ул гражданнардан керә торган мөрәҗәгатьләр, акчаның кыйммәте, үз бюджетыңны формалаштыру һәм контрольдә тоту мөһимлеге турында сөйләде, "финанс гигиенасы" кагыйдәләре белән таныштырды. Азнакай 1 нче урта мәктәбе "Финанс белеме нигезләре" программасын тормышка...