Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районның аграр яшьләр берләшмәсе лидеры Гөлназ Исламова беренчеләрдән булып сайлады

Гөлназ Исламова Мәнәвез авыл клубында урнашкан сайлау участогында беренчеләрдән булып тавыш бирде.

– Елдагыча, сайлауларда бик теләп катнашам. Быел без ТР Президентын һәм Мәнәвез авыл җирлеге депутатларын сайлыйбыз. Республикабызда, шул исәптән районыбызда яшьләр өчен барлык шартлар да булдырылган, бик күп программалар тормышка ашырыла. Һәркем үзен төрле форум, фестивальләрдә сыный ала.  Безнең аграр яшьләр берләшмәсе әгъзалары күп төрле форумнарда катнашып, үз проектларын яклап чыктылар. Узган ел 400 мең сум күләмендә грант оттык. Яшьләр өчен бөтен мөмкинлекләр, юллар ачык, дип әйтәсем килә. Җирлегебездә район башлыгы да яшьләр белән даими элемтәдә тора. Яшьләрнең һәр башлангычын хуплап, булган проблемаларны чишү өстендә күп эш алып барыла. Барлык Азнакай районы яшьләре исеменнән зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм һәм яшьләребезне сайлауларда актив катнашырга чакырам, – ди Гөлназ Исламова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев