Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәр ветеран нефть табуга үзенең лаеклы өлешен керткән

Мин сезгә кайчандыр "Азнакайнефть" идарәсенең торак-коммуналь хуҗалыгы (аның пенсионерлары хәзер спорт-сәламәтләндерү цехына карый) карамагында озак еллар хезмәт куйган, күптән инде лаеклы ялда булган хөрмәтле пенсионерларыбыз турында сөйләргә телим. Алар барысы да элек балалар бакчалары, мунча, кер юу участогы, техника сарае, физкультура йорты, пионер лагере, курслап укыту комбинаты, санаторий-профилакторий эшче-хезмәткәрләре иде....

Мин сезгә кайчандыр "Азнакайнефть" идарәсенең торак-коммуналь хуҗалыгы (аның пенсионерлары хәзер спорт-сәламәтләндерү цехына карый) карамагында озак еллар хезмәт куйган, күптән инде лаеклы ялда булган хөрмәтле пенсионерларыбыз турында сөйләргә телим.

Алар барысы да элек балалар бакчалары, мунча, кер юу участогы, техника сарае, физкультура йорты, пионер лагере, курслап укыту комбинаты, санаторий-профилакторий эшче-хезмәткәрләре иде. Нефть тапмасалар, аның фонтанында коенмасалар да, урман-кырлар аша скважиналарга җәяү йөрмәсәләр дә гомуми эшкә - нефть табуга үзләренең лаеклы өлешләрен керттеләр.

Өйләрендә караучысыз калдырылган балалары булганда бер генә нефтьче дә үз сменасында тыныч күңел белән эшли алмас иде. Шул максаттан, Азнакай бистәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре төзелде. Бакча-яслеләргә яңа гына махсус уку йортларын тәмамлап кайткан энергияле яшь белгечләр - тәрбиячеләр, музыка хезмәткәрләре, шәфкать туташлары, пешекчеләр, ярдәмче эшчеләр, каравылчылар килде. Аларның күбесе хезмәт биографияләрен бер һәм гомерлек сайлаган һөнәрләренә багышлады. Шундыйларның берсе - Валентина Назарова.

...1 нче балалар бакчасына эшкә килгәндә Валяга әле 19 яшь кенә була. Хезмәт кенәгәсендә аның бары бер - 1957 елда тәрбияче итеп кабул ителүе турындагы язма гына бар. Биредә эшләгән дәверендә эшчән, ягымлы Валентина Степановна, оста педагог буларак, балаларның мәхәббәтен һәм әти-әниләрнең лаеклы хөрмәтен казанды. Бу вазифасында ул лаеклы ялга киткәнчегә кадәр, 35 ел буена хезмәт куйды. "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы" исеменә лаек булды.

Бухгалтер Лена Вәлиева да балалар бакчасына 33 елдан артык гомерен багышлады.

Скважиналарга, күпсанлы җиһазларына ремонт ясаучы бер генә нефтьче дә махсус киемсез эшләми, атна саен мунчада юынып, чистарынмыйча тормый. Моның өчен бистәдә мунча төзелде, эш киемнәрен тәртипкә китереп торырга кер юу участогы булдырылды. Бу эшләрне башкаруга Мария Чиркова, Әнвәрия Шәрәфиева, Гөлзадә Мозаффарова, Кәмсәлия Миңнеханова үзләренең 36-30ар ел гомерләрен бирделәр.

Авыр физик хезмәттән соң нефтьчеләр ял итсеннәр, сәламәтлекләрен ныгытсыннар өчен ачылган санаторий-профилакторийда безнең пешекчеләребез аларга тәмле аш-сулар хәзерләде, җыештыручылар, вахтада, кием элү урынында торучылар чисталык, уңайлык булдырдылар.

Нефтьчеләребез балалары җәйге каникул вакытында "Каенкай" пионер лагерында ял иткән вакытта да аларга безнең эшчеләребез - бүгенге пенсионерларыбыз хезмәт күрсәтте. Әйтик, Рәшидә Локманова биредә 33 ел буе рәттән эшләде.

Коллективыбызда зур хөрмәт казанган Бөек Ватан сугышы ветераны Вәгыйзь ага Кадыйров идарә объектлары биналарына агымдагы һәм капиталь ремонт ясау бригадасында 30 елдан артык мастер булды. Техник Валентина Андриянова, буяучы Тәнзилә Арсланова да биредә шуның кадәр хезмәт куйды.

Ишек алларын җыештыручы, каравылчы, техничка эше дә мөһим һәм кирәкле һөнәр. Бездә алар һәрвакыт хөрмәттә булды. Флера Шакирова, Әминә Тимкина, Рәдинә Вахитова, Мәдинә Гәрәева, Хәзинә Ибәтуллина, Габидә Байтукалова өч дистә ел буена үзләренең вазифаларын һәрвакыт җиренә җиткереп башкардылар.

Сүземне йомгаклап, лаеклы ялдагы ветераннарыбызның хәлен аңлаулары өчен "Азнакайнефть" идарәсе, үзебез беркетелгән спорт-сәламәтләндерү цехы җитәкчелегенә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, мәсьәләне уңай хәл итми калганнары, бәйрәмнәрдә игътибарсыз калдырганнары юк. Аларның матди һәм рухи ярдәмнәрен даими тоеп торабыз, санаторийга юлламалар алабыз. Шуңа да "Азнакайнефть" идарәсе кебек предприятиедә эшләвебез, бүген инде аның ветераннары булуыбыз белән чын күңелдән горурланабыз.

Светлана Гыйльманова, ветераннар советының Азнакай зонасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һәр ветеран нефть табуга үзенең лаеклы өлешен керткән