Һәр ветеран нефть табуга үзенең лаеклы өлешен керткән
Мин сезгә кайчандыр "Азнакайнефть" идарәсенең торак-коммуналь хуҗалыгы (аның пенсионерлары хәзер спорт-сәламәтләндерү цехына карый) карамагында озак еллар хезмәт куйган, күптән инде лаеклы ялда булган хөрмәтле пенсионерларыбыз турында сөйләргә телим.
Алар барысы да элек балалар бакчалары, мунча, кер юу участогы, техника сарае, физкультура йорты, пионер лагере, курслап укыту комбинаты, санаторий-профилакторий эшче-хезмәткәрләре иде....