Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсияне никадәр соңрак алсаң – ул шулкадәр күбрәк

Яңа елга Пенсия фонды да яңалыклар, үзгәрешләр белән кереп китте. Бу хакта тулырак аңлатма бирүне сорап редакциягә шалтыратучылар да көннән-көн күбәя. Аларның гозерен канәгатьләндереп, Пенсия фондының Азнакай идарәсе җитәкчесе Ләйсән Ваһапова белән әңгәмә корып алдык. -Ләйсән Илдаровна, ел башында, гадәттә, узган елгысына күзәтү-барлау ясап алабыз, 2015 ел йомгакларына да тукталып...

Яңа елга Пенсия фонды да яңалыклар, үзгәрешләр белән кереп китте. Бу хакта тулырак аңлатма бирүне сорап редакциягә шалтыратучылар да көннән-көн күбәя. Аларның гозерен канәгатьләндереп, Пенсия фондының Азнакай идарәсе җитәкчесе Ләйсән Ваһапова белән әңгәмә корып алдык.

-Ләйсән Илдаровна, ел башында, гадәттә, узган елгысына күзәтү-барлау ясап алабыз, 2015 ел йомгакларына да тукталып китсәк иде?

-Идарәнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып пенсия фондының керем өлешен һәм мәҗбүри медицина иминияте фондын тәэмин итү тора. Бу нәүбәттән планнарыбыз үтәлде - мәҗбүри пенсия иминиятенә 1 126,5 миллион, мәҗбүри медицина иминияте буенча 242,4 миллион сум акча кертелде. Моңа районыбызның җирле бюджетын тулыландыручы "Азнакайнефть", "Татнефть-АзнакайРемСервис", УТТ, "Азгор", "Татнефть-Трансервис", "Нефтемаш" кебек эре предприятиеләрнең иминият взносларын вакытында күчерүе нәтиҗәсендә ирешелде. Аннары, прокуратура, суд приставлары, район хакимияте каршындагы ведомствоара комиссияләр белән берлектә әҗәтлеләр белән йогынтылы эшләү дә үз ролен уйнады. Максатчан эш алып барылса да, бүгенге көнгәчә бурычлары булганнар бар әле.

-Ана капиталы да пенсия фонды аша алына, бу программаның үтәлеше ничек?

-Программа гамәлгә кертелгәннән алып, районда 3733 сертификат бирелде. 3 меңгә якын гаилә аннан файдаланды инде. Аларның күбесе торак шартларын яхшырту максатына тотылды. 2016 елда ана капиталы суммасы шул ук - 453 026 сум кала, программа 2018 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Бүгенге көндә ана капиталыннан 20 000 сум күләмендә бер мәртәбә түләү алуга гаризалар кабул ителә. Аны 2015 елның 31 декабренә бу түләүгә хокукы булган һәм аны тулаем күләмдә файдаланмаган гаиләләр алырга хаклы. Гаризаны 2016 елның 31 мартыннан да соңга калмый бирергә кирәк.

-Узган ел пенсия исәпләүдә яңа тәртипләр кертелгән иде, ул быелга да шулай каладыр бит?

-Әйе, Сез мәҗбүри пенсия иминияте системасына кертелгән яңалыкны әйтәсез. Закончалыкта "хезмәт пенсиясе" дигән төшенчә төшеп калды. Ул яңа формула нигезендә билгеләнүче иминият пенсиясенә кертелде. Ә инде тулыландыручы пенсия мөстәкыйль рәвеш алды. Ул гражданның шәхси карары нигезендә формалаша. Пенсия җыелмаларын билгеләү һәм түләү тәртибе шул ук кала. Яңа формула буенча гражданнарның пенсиягә хокукы шәхси пенсия коэффициентларында, яки балларда билгеләнә. Һәр эш елы өчен, эш бирүче яки кеше шәхсән үзе иминият взносларын күчереп барганда, гражданның баллар рәвешендә пенсиягә хокукы формалаштырыла. Бу баллар пенсия күләмен билгеләгәндә акчага әйләндерелә. Пенсиягә чыкканда һәр ел өчен җыелган баллар кушылып, бер баллның бәясенә тапкырлана. Бу бәя ел саен арта тора. Еллык баллар саны ел дәвамында чикләнү ала. Аның максималь күләме этаплап артып, ул иминият һәм җыелма өлешенә дә түләү кертеп барганнар өчен бертөрле, ә бары тик иминият өлешен генә тулыландырганнар өчен икенче төрле булачак.

Булачак пенсия хезмәт хакына бәйле. Аны "соры" схема буенча алучыларга минималь күләм белән генә канәгатьләнергә туры киләчәк.

-Иминият пенсиясенә йөз тоту өчен нинди шартлар зарур соң?

-Иминият стажы 15 елдан да, җыелган баллар 30дан да ким булмаска тиеш һәм пенсия яшенә җитү зарур, хатын-кызлар өчен - 55кә, ир-атларга - 60ка. Әлбәттә, бу шартлар әкренләп кертелә, күчү чоры да күздә тотылган. Шунсын да әйтергә кирәк: яшең җитеп тә, пенсияне никадәр соңрак билгеләтсәң, аның күләме дә шулкадәр күбрәк булачак. Яңа кагыйдә буенча, хәрби хезмәт, 1.5 яшькә кадәрге бала (әмма бу елларның гомуми күләме 6 елга тулмаганда), беренче төркем инвалидны, инвалид баланы, 80 яшькә җиткән кешене карау чоры иминият стажына кертелә һәм пенсия баллары исәпләнә.

-Бу яңа тәртипләр кемнәргә кагыла?

-Хезмәт эшчәнлекләрен 2015 елның 1 гыйнварыннан башлаучыларга. Ә инде эш стажы 2002 елга кадәр булганнарга пенсиягә хокук хезмәт хакыннан һәм гомуми эш стажыннан, 2002 елдан 2014 еллардагы хезмәт чоры өчен ул иминият взнослары суммасыннан чыгып билгеләнә. Ә инде 2015 елдан гражданның иминият взносларының максималь салым алынучы хезмәт хакыннан иминият взносларына карата күрсәткечтән чыгып билгеләнә.

-Белгеч булмаган, бу өлкәдә "кайнамаган" кеше боларга бик үк төшенеп тә бетмәскә мөмкин, тәфсилле аңламаларны каян алырга була?

-Пенсия фонды сайтында бер ел элек "Иминиятләшкән затның шәхси кабинеты" электрон сервисы эшли башлады. Биредә һәркем үзен кызыксындырган сорауларга җавап таба ала. Андагы мәгълүматлар эш бирүченең Пенсия фондына тапшырган мәгълүматлардан чыгып бирелә, шуңа күрә дә аларның тулы, дөрес булуын һәркем үзе дә тәгаенләп, эш бирүчегә мөрәҗәгать итә ала.

Быелдан шәхси кабинеттагы калькулятор да персональ ителде. Шунсын да әйтергә кирәк, кабинетка кереп, Пенсия фондына мөрәҗәгать юлларга, кабул итүгә язылырга, документларга заказ бирергә дә була.

-Яңа елны пенсионерлар да яңалыклар белән каршы алды...

-Пенсия закончалыгындагы үзгәрешләр нигезендә, 2016 елдан эшләүче пенсионерлар иминият пенсиясен һәм аңа билгеләнгән түләүне планлы индексацияләү испләнмичә алачак. Шул рәвешле, ул бары тик 2015 елның 30 сентябренә эшләмәгән, эшләүдән туктаган пенсионерларга гына калдырыла. Ә инде эшләүдән бу көннән соң туктаган икән, бу хакта Пенсия фонды идарәсенә хәбәр итүе кирәк. Эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсиясе индексациясе 2016 елның февраленнән 4 процентка, дәүләт пенсиясе, шул исәптән социаль пенсия алучыларга ул апрельдә, эшләү, эшләмәүгә карамый, барсына да 4 процентка арттырыла.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә районда 19935 пенсионер яши. Ай саен аларга 250 миллион сум пенсия түләнә. Уртача пенсия күләме район буенча 12 мең сумнан аз гына артыграк тәшкил итә. Узган ел пенсионерларга түләүләр күләме 3 миллиард сумнан артып киткән.

Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсияне никадәр соңрак алсаң – ул шулкадәр күбрәк