Пенсияне никадәр соңрак алсаң – ул шулкадәр күбрәк
Яңа елга Пенсия фонды да яңалыклар, үзгәрешләр белән кереп китте. Бу хакта тулырак аңлатма бирүне сорап редакциягә шалтыратучылар да көннән-көн күбәя. Аларның гозерен канәгатьләндереп, Пенсия фондының Азнакай идарәсе җитәкчесе Ләйсән Ваһапова белән әңгәмә корып алдык.
-Ләйсән Илдаровна, ел башында, гадәттә, узган елгысына күзәтү-барлау ясап алабыз, 2015 ел йомгакларына да тукталып...