Нәни укучыларыбызга Җәүһәрия апалары Шәриповадан күчтәнәч
Аның «Уенчык маэмай», «Конфетларын кыйный» һәм »“2» ле алган» шигырьләрен укырга тәкъдим итәбез
Уенчык маэмай
Акбай исемле дустым бар,
Гел бергәләп уйныйбыз.
Уйнап туйгач , аның белән
Тәгәрәшеп йоклыйбыз.
Бакчама барып кайтканны
Көтеп өйдә утыра.
Уенчыкларымның барын
Мин юкта саклап тора.
Ашарга да сорамый ул,
Өрми дә минем Акбай.
Аптырамагыз әле сез,
Ул бит уенчык маэмай.
Конфетларын кыйный
Кече сеңлем Гөлсия
Баллы ярата бигрәк.
Өстәлгә килеп утырса,
Конфет сорый тизрәк.
–Тамагың туяр, – ди әни
–Ашасаң тәмле котлет.
Бер кулыңа торт аласың,
Икенчесенә – конфет.
Бер көнне теше сызлагач,
Сеңлем кычкырып елый:
–Яңадан ашамыйм,– диеп,
Бар конфетларын кыйный.
“2" ле алган
Рәшит бүген мәктәптә
Алган бик зур икеле.
Берне генә түгел әле,
“Икеле”не – икене.
Дәрестән соң урамда
Йөрегән малай уйнап.
Өй эшләрен хәзерләргә
Карамаган да уйлап.
Укытучы апалары
Сорагач аннан дәрес,
Сорауларга җавабын
Әйтә алмаган дөрес.
Шул көннән башлап Рәшит
Кайтып дәресен карый.
Хәзер белә: эше беткәч,
Чыгып уйнарга ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев