Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Наиләнең хыялы тормышка ашты

Бу дөньяда могҗизалар булмый димә! Әнә, ун яшьлек Наилә Хәернасованың күптәнге хыялы тормышка ашты: ул коляскалы булды. Ниһаять, башка балалар кебек рәхәтләнеп урамда саф һава сулап йөри, тәненә дәва, рухына илһам ала алачак. Туганда Наиләне үлем тырнагыннан чак йолып калалар. Дүрт яшенә кадәр бала сәламәт йөри. Аннан аягына баса алмый...

Бу дөньяда могҗизалар булмый димә! Әнә, ун яшьлек Наилә Хәернасованың күптәнге хыялы тормышка ашты: ул коляскалы булды. Ниһаять, башка балалар кебек рәхәтләнеп урамда саф һава сулап йөри, тәненә дәва, рухына илһам ала алачак.

Туганда Наиләне үлем тырнагыннан чак йолып калалар. Дүрт яшенә кадәр бала сәламәт йөри. Аннан аягына баса алмый башлый. Әнә шулай көннән-көн авыру көчәя, кызчык күпчелек көннәрен дүрт стена эчендә үткәрергә мәҗбүр.

Әле ярый җир йөзендә мәрхәмәт һәм изге күңелле кешеләр бар. Хәернасовлар турында Азнакай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Азат Сәеткулов узган ел көзен Корбан бәйрәмендә ишетә. Башта ул Наилә янына күчтәнәчләр алып, тормыш иптәше белән бергә бара. Аннан коллектив белән кунакка киләләр. Нәрсәгә мохтаҗ икәнлекләрен сорашкач, гаилә коляска дип җавап бирә.

- Безнең районара тикшерү бүлеге хәйриячелек белән күптәннән шөгыльләнә. Баулыдагы "Гаилә" приютына даими ярдәм күрсәтеп торабыз. Квартал саен хезмәткәрләребез бер көнлек эш хакын үзебезнең хәйрия фондына күчерә. Шушы акчага Наиләгә Германиядән махсус коляска кайтарттык, - ди Азат Сәеткулов.

Әлеге шатлыклы вакыйганы уртаклашырга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да килде. Ул Наиләгә шулай көчле рухлы булып калуын теләде.

Наилә вакытын һич тә бушка уздырмый. Беренчедән, ул өйдә торып белем ала. Аеруча математика фәнен ярата икән. Ә сервант киштәләре аның кәгазьдән, бисердан ясалган, бәйләнгән кул эшләре белән тулы. Рәхмәт йөзеннән Азат абыйсына да үзе ясаган искиткеч матур чәчәк букетын бүләк итте.

- Мондый зур бүләк турында хыялланырга гына була. Үзебезнең көч җитмәс иде алырга. Бик зур рәхмәт Азат Сәеткуловка, ул җитәкләгән коллективка, - ди әнисе Гөлнара Җаббарова.

Әйе, шундый игелекле кешеләр һәм коллективлар күбрәк булсын иде. Наилә кебек ярдәмгә мохтаҗ балалар районыбызда шактый бит. Бары уртак көч белән генә без аларның тормышларын яктырта, күңелләрендә өмет чаткысы уята алабыз.

Резеда ШӘРИПОВА

Сүз уңаеннан

Районда барлыгы 4 меңнән артык физик мөмкинлекләре чикләнгән кеше яши. Аларның 300дән артыгы балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наиләнең хыялы тормышка ашты