Наиләнең хыялы тормышка ашты
Бу дөньяда могҗизалар булмый димә! Әнә, ун яшьлек Наилә Хәернасованың күптәнге хыялы тормышка ашты: ул коляскалы булды. Ниһаять, башка балалар кебек рәхәтләнеп урамда саф һава сулап йөри, тәненә дәва, рухына илһам ала алачак.
Туганда Наиләне үлем тырнагыннан чак йолып калалар. Дүрт яшенә кадәр бала сәламәт йөри. Аннан аягына баса алмый...