Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Мобилизацияләнгән Азнакай егетләренә ярдәм җыю дәвам итә

Шөкер, бездә бердәм халык яши.

Украинада хәрби операция игълан ителгәч тә, солдатларга гуманитар ярдәм җыюга барлык азнакайлылар диярлек бердәм булып кушылган иде.

Илебездә өлешчә мобилизация башлангач, ир-егетләребезгә оештырылган ярдәмнән дә берәү дә читтә калмады. Бүген Азнакайда район хатын-кызлар берләшмәсе башлангычы белән “Бердәм Россия”нең җирле бүлекчәсендә хәрби хезмәткә алынган ир-егетләребезгә җылы өс киемнәре, көндәлек кирәк-яраклар җыю дәвам итә. Авылларда яшәүчеләр үзләренең җан җылыларын кушып, бияләй, оекбашлар бәйлиләр.

Район-шәһәр Мәдәният йортында урнашкан әйберләр җыю пунктыннан кеше һич өзелми.

– Акчалата да, әйберләтә ярдәм итүчеләр бик күп. Барысына да зур рәхмәт, – ди «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рита Байтукалова.

Азнакайда гомер итүче Валентина һәм Михаил Гавриловлар 53 ел бергә гомер итәләр. Валентина Яковлевна “Азнакайнефть” идарәсендә, Михаил Иванович мәгариф системасынңа эшләп, лаеклы ялга чыкканнар. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, бүген дә актив тормыш белән яшиләр, умарталар тоталар. Солдатларыбызга ярдәм булыр дип, алар 16 килограмм бал, 4 килограмм карабодай, чәйләр, тастымаллар алып килгәннәр.

– Чит балалар булмый, нинди милләттә, нинди яшьтә булуларына карамастан, аларның барысы да безнең балаларыбыз, оныкларыбыз. Безнең иминлек сагында торучыларга бераз гына булса да ярдәм итик, алар туган як җылысын тойсын дип, күчтәнәч китердек. Без инде олы яшьтә, шуңа тормыш, яшәеш, тынычлык дигән төшенчәләрнең мәгънәсен бик яхшы аңлыйбыз. Алга таба барысы да әйбәт булсын иде, – ди Валентина Яковлевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев