- Сез мин касса аша үткәргән әйберләрне сумкагызга салдыгызмы әле? - дип сорады.
- Юк, салмадым әле. Монда бер нәрсәдә юк бит... - дип аптырап, касса аша чыккан товарлар куелып баручы буш өстәлгә күрсәттем.
- Ике творог, крем, ... экранда күренә, ә алайса сез алдыгыз мәллә, сумкаларыгызны карагыз әле?! - дип кибеттән чыгып китәргә өлгермәгән, минем алда торган ике хатын-кызга эндәште кассир кыз.
Алар сумкаларының әле берсен, әле икенчесен ачып карый торгач, берничә минут элек минем кәрҗиндә торган, әле түләргә дә өлгермәгән әйберләрне чыгара башладылар.
Кассирның уяулыгы өчен рәхмәтләремне белдердем. Ә теге ике хатын үзләрен ваемсызларча тотып, кассирга текәлеп карадылар. Үзләренең ялгышлык беләнме, әллә белеп кылынганмы гамәлләре өчен гафу үтенүне кирәк санамадылар. Авыр сумкаларын асып, ишеккә таба атладылар...
Кибетләргә кергәч игътибарлы булыгыз - төп башына утыртмасыннар!
Нет комментариев