“Магнит” кибетендә төп башына утырта яздылар
Бәйрәм ялларында бистә үзәгендәге "Магнит" кибетендә продукцияләр һәм көнкүреш кирәк-яраклары җыйдым да сузылып киткән чиратка килеп кушылдым. Минем алда чиратта ике хатын-кыз басып тора иде.
Яшьләре буенча әни белән кыз дияргә мөмкин иде. Чөнки алган товарларына өлкәнрәге үзе генә түләде. Касса янына килеп җиткәч, исәп-хисап ясарга дип, сумкамнан акча янчыгын...