Мәҗбүри медицина иминияте полисын яңарту буенча яңалык
Дәүләт хезмәтләрендә электрон мәҗбүри медицина иминияте полисын рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килде.
Дәүләт хезмәтләрендә өлкәннәр өчен дә, бала өчен дә мәҗбүри медицина иминиятенең электрон полисын рәсмиләштерергә мөмкин. Бу хезмәт ярдәмендә пластик яки кәгазь полис вариантын үзегез белән йөртмәскә дә була. Электрон документны хәзер телефон экранында күрсәтергә мөмкин. Табибка онлайн-язылганда яки поликлиникага беркетелгәндә, полис турындагы мәгълүматлар шәхси кабинеттан автомат рәвештә чыгачак.
Электрон полис алу өчен Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булырга тиеш. Шәхси кабинетта полис номеры күрсәтелгән булса, документ циффрлы рәвештә автомат рәвештә йөкләнәчәк. Полис булмаган очракта, электрон полисны рәсмиләштерүгә гариза бирергә мөмкин. Аны бер эш көне эчендә әзерлиләр. Полисны рәсмиләштерү өчен туу турындагы таныклык та кирәк булачак.
Шәхси кабинетта иминиятләштерү төбәген, иминият компаниясен алыштырырга, полисны яңартырга мөмкин булачак.
Страховканы елына бер тапкыр теләсә нинди сәбәп белән алыштырырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев