Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кулланучы колагына- ризыктагы антибиотиклар зарарлы

Ел саен март уртасында билгеләп үтелүче Кулланучылар хокуклары көне уңаеннан, "Гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең Азнакай районара филиалы бүлек мөдире Гөлшат Дружкова белән очрашып, җаваплары газета укучыларыбызга кызыклы һәм файдалы булырдай берничә соравыбызны юлладык. -Гөлшат Җәвәтовна, гадәттә бу көн ел да нинди дә булса шигарә астында үтә. Быел нинди проблемага басым...

Ел саен март уртасында билгеләп үтелүче Кулланучылар хокуклары көне уңаеннан, "Гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең Азнакай районара филиалы бүлек мөдире Гөлшат Дружкова белән очрашып, җаваплары газета укучыларыбызга кызыклы һәм файдалы булырдай берничә соравыбызны юлладык.

-Гөлшат Җәвәтовна, гадәттә бу көн ел да нинди дә булса шигарә астында үтә. Быел нинди проблемага басым ясала?

-"Менюга антибиотикларны кертмәскә!" шигаре юктан гына сайланмаган. Кулланучыларның халыкара ассоциациясе мәгълүматларына караганда, кешелекнең антибиотикларга каршы торучанлыгы куркыныч дәрәҗәгә кадәр барып җитте. Бөтендөнья Сәламәтлек Саклау оешмасы, ашыгыч чаралар күрелмәгәндә, кешелек, антибиотиклар нәтиҗәлеген югалтып, хәтта гадәти инфекция травмаларын да инде берни белән дәвалап була алмаган чорга керергә мөмкин, дигән фикердә.

-Антибиотиклар нәрсә ул, тәфсилләбрәк аңлатсагыз иде?

-Алар - чир чыгаручы микроорганизмнарны, шул исәптән бактерияләрне дә үрчетмәү һәм юкка чыгару максатында кулланыла торган матдәләр. Күпләр аларны дару чаралары буларак белә. Хәзерге вакытта үз гомерендә антибиотиклар кулланмаган бер генә олы кеше дә, бала-чага да юктыр. Әмма алар ризык аша организмга эләгүе белән куркыныч.

- Быелгы шигара дә шуны кисәтә. Нинди төр ашамлыкларда була ала һәм аларга ничек эләгә соң бу матдәләр?

-Бүгенге заманда антибиотиклар кешеләр арасында гына түгел, терлекчелектә, балык үрчетүдә, кошчылыкта да киң кулланыш таба. Алар белән, кешеләрне кебек үк, чирле терлекләр, кош-корт, балыкларны дәвалыйлар, тизрәк үссеннәр өчен азыкларына да кушалар. Дөрес файдаланмаганда, антибиотиклар сөткә, иткә, йомыркага да эләгергә мөмкин. Ясалма шартларда үрчеткәндә балык һәм диңгез продуктлары туры һәм күчермә мәгънәдә әйткәндә дә: антибиотиклар эчендә йөзәләр. Ә бу продуктлар белән кешеләр туена. Антибиотик иткә эләкмәсен өчен суясы малны 7-10 көн препаратсыз ашатырга кирәк. Ә инде ул аның организмында калган икән, әлбәттә, күпчелеге - бөерләрендә һәм бавырында. Антибиотиклар белән дәваланган авыру терлек сөтен һич тә ризыкта кулланырга кирәкми, аны түгәсе генә. Әмма бу таләпне үтәмәгән намуссыз җитештерүчеләр дә очрап тора шул. Әгәр сатып алынган сөт бүлмә температурасында берничә көн буена эремчекләнми утыра һәм ачы тәм керә икән, димәк, анда антибиотиклар бар. Кулланучы өчен бу сигнал булырга тиеш.

-Терлекчелек продуктларындагы антибиотикларны ничек киметергә мөмкин соң?

-Термик эшкәрткәндә аларның иттәге 70 проценты шулпага чыга һәм 20 проценты кабаттан кайнатканда юкка чыга. Ә менә сөтне кайнатуның файдасы юк диярлек: кайнатканда, пастеризацияләгәндә, стерилизиацияләгәндә аларның нибары 5тән 10 процентка кадәре генә юк ителә.

-Антибиотиклар кеше организмына нәрсәсе белән зыянлы?

-Аларның тәэсире нәтиҗәсендә организм төрле инфекцияләргә каршы торучынлыгын югалта. Алай гына да түгел, антибиотикларны киң куллану бу препаратларга чыдам бактерияләр штаммнары тууга китереп, кешене инфекцияләр һәм микроорганизмнар алдында саклану чарасыз калдыра. Алар көчле аллергик реакцияләр дә тудырырга мөмкин. Имезүче ана сөтендәге антибиотиклар баланың иммунитетын какшата, сәламәтлеге белән бәйле проблемалар да тууы ихтимал.

-Терлекчелек продуктларын сатуда нинди таләпләр куела?

-Сатудагы продукциянең норматив таләпләр нигезендәге документлары булырга тиеш. Әйтик, чи, эшкәртелмәгәннәргә - ветеринар экспертиза үткәрелүе турында документ, ә инде эшкәртү узганнарына - декларация, балалар туклануы өчен ит һәм сөт продукциясенә - дәүләт теркәлүе турында белешмә.

Азык-төлек сатып алганда иң элек аның маркировкасына игътибар итү кирәк. Анда аның исеме, составы, җитештерүченең адресы, эшләнү датасы, куллану һәм саклану срогы турында улы мәгълүматлар һәм куллану буенча рекомендация булырга тиеш. Өстәмә тагын шунсына да игътибар итү зарур: ит түшкәсендә, аның ярты өлешендә, дүрттән берендә - барсында да ветеринар тамгасы булу мәҗбүри.

-Сезнең тарафтан нинди тикшерүләр үткәрелеп тора?

-Роспотребнадзор таләпләре нигезендә планлы һәм планнан тыш тикшерүләр вакытында продукцияләр төрле тикшерүгә, шул исәптән антибиотикларга да тикшерүгә алына. Кызганычка каршы, бездә санитар-химик лаборатория юк, шуңа да анализга зурырак шәһәрләргә җибәрәбез, әмма мондый тикшерүләр гомумән алганда, аз үткәрелә. Соңгы еллардагы тикшерүләр вакытында продукцияләрдә антибиотиклар табылмады. Шунсын да әйтергә кирәк, хәзер антибиотиклар бихисап һәм аларны тикшерүче лабораторияләр препаратларның барсын да ачыклый алмый. Әйтик, анализ бертөрле антибиотикка үткәрелеп, ә продуктта аның бөтенләй башкасы булуы да ихтимал. Закон нигезендә, җитештерүче продукциядә антибиотик булу-булмавын үзе күз уңында тотарга тиеш.

-Гөлшат Җәвәтовна, кулланучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

-Ит, йомырка, сөт продуктларын бары тик танылган, ышанычлы җитештерүчеләрдән, белгән кешеләрдән һәм санкцияле базардан гына алырга кирәк. Әгәр ит, балык карап торышка ук шик тудырса, сыйфаты күңелгә ятмаса, аларны чыгарган фирма әлегәчә таныш тоелмаса, алмавың хәерлерәк. Аннары, бу төр продукцияне сату рөхсәт ителмәгән ишек алларында, машина багажнигыннан, подъездларда һәм башка шундый урыннарда алмавың яхшырак. Менә шундый гади генә таләпләрне үтәп тә сез үзегезне һәм якыннарыгызны агулану, организмга антибиотиклар кертү кебек куркыныч очраклардан һәм йогышлы авырулардан, бактерияләр эләктерүдән саклап кала алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кулланучы колагына ризыктагы антибиотиклар зарарлы