Кулланучы колагына- ризыктагы антибиотиклар зарарлы
Ел саен март уртасында билгеләп үтелүче Кулланучылар хокуклары көне уңаеннан, "Гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең Азнакай районара филиалы бүлек мөдире Гөлшат Дружкова белән очрашып, җаваплары газета укучыларыбызга кызыклы һәм файдалы булырдай берничә соравыбызны юлладык.
-Гөлшат Җәвәтовна, гадәттә бу көн ел да нинди дә булса шигарә астында үтә. Быел нинди проблемага басым...