Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күктәкә үзенең батыр улларын данлады

Күктәкә авылында үзләренең хәрби бурычларын үтәгән вакытта һәлак булган батыр йөрәкле ир-егетләребез Мамайосыпов Тимур Бәхтияр улы һәм Сәйфуллин Руслан Рөстәм улы истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Аны ачу тантанасында районыбыз җитәкчеләре, хәрби комиссар Рәдиф Камалеев, якташларыбызның якыннары, авылдашлары, дуслары катнашты.

  Район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең мөрәҗәгатен каһарманлык үрнәге күрсәткән егетләребезнең әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерүдән башлады.

–Шундый батыр, илебезнең чын патриотлары булган ул-егетләр үстергән өчен рәхмәт. Ничек кенә авыр булса да, шушы батыр улларыгыз өчен яшәргә тырышыгыз, без исә кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез. Мондый истәлек чаралары Актүбә бистәсендә, Сукаеш, Мәсгут авылларында да үтте. Үсеп килүче буын әлеге егетләребезнең батырлыгын белеп үсәргә тиеш, – диде район башлыгы.

Тимур Мамайосыпов 1993 елның 21 ноябрендә Ташкентта дөньяга килә. 2002 елда аларның гаиләсе Күктәкә  авылына күченеп кайта. Кеченәдән тырышып укыган, яңалыкка омтылучан Тимур мәктәптә дә үзен бары тик уңай яктан гына таныта, соңыннан ветеринария академиясенә укырга керә. Армиядә хезмәт итүне өстенрәк күргән егет бер елдан үз теләге белән ил алдындагы хәрби бурычын үтәргә китә, аннан контракт буенча кала. 2014 елда ул “Кырымны кайтарган өчен”, “Сугышчан батырлыклар өчен” медальләре белән бүләкләнә. Киләчәккә матур уйлар белән янып йөргән яшьлек хыяллары гына мизгел эчендә челпәрәмә килә. Тимур Бәхтияр улы 2015 елның 5 маенда махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак була.

Руслан Сәйфуллин да кечкенәдән эзләнүчән, ярдәмчел булып үсә. Күктәкә мәктәбендә 9 нчы сыйныфны тәмамлаган егет Әлмәт физкультура техникумында белем ала, армиядә хезмәт итә. Аннан кайткач гаилә кора, ике баланың яраткан әтисе, терәге һәм таянычы була. Туган илебез иминлеге өчен җан атып йөргән Руслан Украинада махсус хәрби операция башлангач та читтә кала алмый. “Фашизмны безнең илгә кертергә ярамый! Без булмаса, кем?” дип ул Ватаныбызга тугрылык үрнәге күрсәтеп, контракт буенча хезмәткә алына. Язмыштан узмыш юк, диләр. Әле яшьлегендә яшьнәп торган, киләчәккә якты планнар корган егетебезнең гомере быелның 3 маенда батырларча өзелде.

Күктәкә егетләренең икесе дә үлгәннән соң Дәүләт бүләге – «Батырлык ордены» белән бүләкләнделәр.

Истәлек тактасын такта ачу тантанасында егетләрне якыннары, авылдашлары бары тик җылы сүзләр белән искә алдылар.

– Тимурны да, Русланны да башлангыч сыйныфларда укыттым, аннан соң да һәрвакыт күз алдында булдылар. Бик тырыш, актив егетләр иделәр, яхшы укыдылар, иҗтимагый тормышта катнаштылар спорт белән шөгыльләнделәр. Без тыныч яшәсен дип батырларча һәлак булган авылдашларыбызның рухлары шат булып, тыныч йокласыннар, – диде укытучылары Әнүзә Морзакаева.

Батыр егетләрне искә алу чарасында Русланның дусты, хезмәттәше Наил Абдурәхимов та катнашты. 

– Руслан белән бергә эшләдек, аннан хезмәткә дә бергә киттек. Шуны әйтә алам: ул – иң ышанычлы кешеләрне берсе иде. Аннан аны мин барлык әтиләргә дә үрнәк итеп куяр идем. Руслан гадел, эчкерсез, һәрчак әйткән сүзендә торучы чын дус булып йөрәкләрдә сакланыр, – диде Наил.

Чыгышлардан соң катнашучылар геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Мемориаль такта ачылганнан соң, кунаклар егетләр батырлыгын данлап, комплекска чәчәкләр салдылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев