Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көтеп алынган бүләк

Төзелешләр барган, яңа йортлар күтәрелгән җиргә кот килә, яшәешнең дәвамына өмет-ышаныч арта, диләр.Чынлап та, төзелеш тармагының тотрыклы үсеше һәр дәүләтнең социаль-икътисади торышының төп күрсәткече булып тора. Районыбыз бу җәһәттән эшләр көйле генә барган төбәкләрдән санала. Икътисади үсешне тизләтү, халыкның матди һәм мәдәни тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә нигез салына. Шәһәребездә ел саен...

Төзелешләр барган, яңа йортлар күтәрелгән җиргә кот килә, яшәешнең дәвамына өмет-ышаныч арта, диләр.Чынлап та, төзелеш тармагының тотрыклы үсеше һәр дәүләтнең социаль-икътисади торышының төп күрсәткече булып тора.
Районыбыз бу җәһәттән эшләр көйле генә барган төбәкләрдән санала. Икътисади үсешне тизләтү, халыкның матди һәм мәдәни тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә нигез салына. Шәһәребездә ел саен меңләгән квадрат метр торак мәйданнары һәм социаль объектлар файдалануга тапшырыла.
Шәйхетдинов микрорайонында дә күптән көтелгән, куанычлы вакыйга булды - мәктәп һәм балалар бакчасы төзелеше башланды. Эшчеләр җир эшенә керешкән дә инде. Барлык эшләрне башкару өчен ТР Президенты Р.Миңнеханов тарафыннан 270 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Район башкарма комитеты житәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Р.Ханнанов әйтүенчә, монда 350 укучы балага исәпләнгән мәктәп һәм 140 бала сыйдырышлы балалар бакчасы сафка басачак. Проект буенча әлеге биналарның һәрберсендә бассейн булдыру каралган. Эшләрне " Актүбә ТМИ"се алып бара.
- Аеруча кышкы суыкларда балаларны йөртү авырга төшә. Мәктәп белән балалар бакчасы төзелүен ишетүгә бик шатландык, - ди монда яшәүче Айгөл.
Изге сәгатьтә, хәерле нияттә, диләр халыкта. Төзелеш эшләре вакытында тәмамланып, киләчәктә монда матур биналар калкып чыгып, якын-тирәдәге укучы балаларны, кечкенә сабыйларны шатландырыр дигән нияттә калыйк.
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көтеп алынган бүләк