Көтеп алынган бүләк
Төзелешләр барган, яңа йортлар күтәрелгән җиргә кот килә, яшәешнең дәвамына өмет-ышаныч арта, диләр.Чынлап та, төзелеш тармагының тотрыклы үсеше һәр дәүләтнең социаль-икътисади торышының төп күрсәткече булып тора.
Районыбыз бу җәһәттән эшләр көйле генә барган төбәкләрдән санала. Икътисади үсешне тизләтү, халыкның матди һәм мәдәни тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә нигез салына. Шәһәребездә ел саен...