Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хуҗасының үлемен кичерә алмаган

Менә шуннан могҗизага ышанмый кара!

Бик тәүфыйклы, акыллы песиебез бар иде. Тышка чыгасы килсә, төн уртасында булса да юрганнан тартып, хәбәр бирә иде. Тычканнарны да шәп тотты. Ул вафат булгач, урынына улын калдырдык, әмма мырауҗан әнкәсе кебек булып чыкмады: тычканнар күз алдыннан чабып йөрсә дә, исе китмәде, йомышын да кайда тели, шунда үтәде. Шуңа күрә без түздек-түздек тә, аны фермага илтеп куйдык. Әткәй бик ярата иде песине, гел кочаклап ятты, ул кермичә, ишекне дә бикләмәс иде. Ярты еллап вакыт узды, мырауҗан күренмәде. Без инде аны я үлгәндер, я юлны тапмагандыр дип уйладык. Гомер бакый авырып карамаган әтиебез җәен кисәк кенә бер ай дигәндә арабыздан китеп барды. Аның сулышы өзелергә ике көн кала песиебез пәйда булды. Мескен, шулкадәр арык үзе! Өйгә кермәкче булып, ишек төбен каравыллый. Ашаттык-эчерттек, әмма кабат өйгә кертмәдек, абзарда сәндерәдәге печәнлектә яши башлады. Инде хәлләнеп, күзгә күренеп матурланып та килә иде, әтинең кырыгы алдыннан ул кисәк кенә җан-тәслим кылды. Менә шуннан могҗизага ышанмый кара!

 

Фото pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев