Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Халык контроле” системасында иң актив категорияләр нинди?

Ел башыннан «Халык контроле» системасында татарстанлылардан 40 меңгә якын мөрәҗәгать теркәлгән.

Беренче яртыеллыкта «Халык контроле» системасында иң актив категорияләр арасында төзекләндерү һәм юллар мәсьәләсе бар.

Бу хакта Министрлар Кабинетында уздырылган атналык брифингта ТРның цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гыйсмәтов хәбәр итте.

Территорияләрне төзекләндерү, ямьләндерү буенча булган мөрәҗәгатьләр 21 тапкыр арткан.  Җирле юлларны карап тоту, төзекләндерү, юл хәрәкәтен оештыру шулай ук популяр категорияләр санала. Алар буенча килгән мөрәҗәгатьләрне һәркем күрә. Ә менә ябык категорияләрдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, коронавирус таралуны кисәтү юнәлешендәге гаризалар күпчелекне тәшкил итә.

Быелның алты аенда «Халык контроле» системасында 40 меңгә якын мөрәҗәгать теркәлгән. Анда көн саен 2902 лап мөрәҗәгать килә. 

Мөрәҗәгатьләрнең 60 процентын хатын-кызлар юллавы да мәгълүм.

– Системада теркәлгән хәбәрләргә 27 мең комментарий калдырылган. Гражданнар бер-берсенең мөрәҗәгатьләрен 79 мең тапкыр хуплаган, — диде Радик Гыйсмәтов.

Фото: архив / Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев