Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиңү бистәсендә ишегаллары яңартылды

Районыбызда “Безнең ишегалды” программасы нигезендә күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү дәвам итә.

Бүген Җиңү бистәсендә  яшәүчеләр дә ремонт кичергән ишегалдына җыелып бәйрәм иттеләр. Биредә күпфатирлы алты йорт бар, программа буенча барысында да төзекләндерү эшләре барган.

Людмила Ермакова күпфатирлы йортларның берсендә 58 ел яшәсә, Лилия Якупова 25 ел гомер итә.

– Бөтен җир ялт итеп, тора, ишегалларыбыз шәһәрнекеннән ким түгел хәзер, – ди алар.

Җиңү бистәсе халкының шатлыгын район җитәкчелеге дә уртаклашты. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин халык белән очрашып, аларның сорау-гозерләрен дә тыңлады.

Җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларга район башлыгы һәм җирлек җитәкчесе Ирина Бохарова Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр дә тапшырдылар.

Йорт ишегалларында кул осталары тудырган эшләрдән күргәзмәләр дә эшләде, табыннар сый-нигъмәттән сыгылып торды.

– Бәйләм бәйләргә, чигәргә, картиналар ясарга яратам, – ди Фаина Яшина. – Урамыбыз бу кадәр дә үзгәрер дип бер дә уйламаган идек, бу турыда бик күптән хыялландык. Хәзер инде йорт яннарын чәчәккә төрергә уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев