Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиңү бистәсе волонтерлары балалар белән уеннар уздыра

“Ирекле үзгәрешләр территориясе” проекты кысаларында Җиңү бистәсе мәстәбендә “Ял бүлмәсе” эшләп килә. Аның максаты – балага шәхес буларак үсәргә, буш вакытны файдалу уздыру өчен аны планлаштырырга ярдәм итү.

“Ачык йөрәкләр” волонтерлар отряды балалар белән төрле уеннар, тернинглар уздыра.

– Уеннарда катнашкан балалар җиңү өчен физик көч кенә түгел, бәлки җитезлек, тапкырлык һәм ихтыяр көче мөһим булуын да аңлыйлар. Уеннар ярдәмендә балалар әлеге сыйфатларга ия булалар, алар дусларына ярдәм кулы сузарга өйрәнәләр, – ди “ачык йөрәкләр” отряды кураторы Рената Вафина.

– Саф һавада уздырылган мондый тренинглар шәхесне үстерүгә, аның эффектив коммуникатив күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән, – ди педагог-психолог Лаура Погосян.

Әлеге мәйданчыкта шулай ук гаиләләр дә еш кунак булалар. Бу гаилә җепләрен тагын да ныгытуда ярдәм итә.

– Без үзебезгә бик тә кызыклы һәм кирәкле булган мәгълүматлар алдык. Очрашулар җылы һәм күңелле узды, – ди анда катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев