Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиңел кәсеп белән акча эшләргә уйласаң...

Берәүләр акчаны кырык кат тирен түгеп тапканда, икенчеләр җиңел кәсепне үз итә. Соңгы арада җирлегебездә бакча ширкәтләрендә урнашкан йортлардан әйбер урлап чыгу очраклары күбәйде. Зирекле Елга авылындагы "Урман" бакча ширкәтендәге бер йорт тәрәзәсен ватып кереп резина көймә, бензин пычкысы урлыйлар. Икенче очракта йортта калдырылган алтын йөзек белән беләзек караклар кулына...

Берәүләр акчаны кырык кат тирен түгеп тапканда, икенчеләр җиңел кәсепне үз итә. Соңгы арада җирлегебездә бакча ширкәтләрендә урнашкан йортлардан әйбер урлап чыгу очраклары күбәйде. Зирекле Елга авылындагы "Урман" бакча ширкәтендәге бер йорт тәрәзәсен ватып кереп резина көймә, бензин пычкысы урлыйлар. Икенче очракта йортта калдырылган алтын йөзек белән беләзек караклар кулына эләгә. "Юлчы" бакчачылык ширкәте дә бурлар күзеннән читтә калмый. Биредәге бер йорттан инструментлар һәм берничә савыт бал юкка "чыга". Бүген җинаятьчеләрне билгеләү буенча тикшерү эшләре бара.
Җәмәгать, йоклаган вакытта да саклык кирәк! Узган атнада йоклап яткан азнакайлының 7000 сумлык алтын беләзеген урлаган ханым кулга алынган.
1 октябрьдә Болгар урамында урнашкан йорттагы фатирдан 20 мең сум акча урлыйлар. Полициядә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре каракның эзенә бик тиз төшәләр һәм тоткарлыйлар, ул элек тә хөкем ителгән хатын булып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңел кәсеп белән акча эшләргә уйласаћ...